Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
21 август 2019, 02:00

Йөзенә сера кислотасы сипкәч... исән калып кияүгә чыга

Бәлки хәтерегездәдер, 1999 елда Сочи шәһәрендә гүзәлләр конкурсында җиңү яулаган 17 яшьлек Элеонора Кондратюкның йөзенә сера кислотасы сипкәннәр иде.

Бәлки хәтерегездәдер, 1999 елда Сочи шәһәрендә гүзәлләр конкурсында җиңү яулаган 17 яшьлек Элеонора Кондратюкның йөзенә сера кислотасы сипкәннәр иде. Бу җинаятьне бер күзле бандит Рубен Григорян кылды: ул кызга гашыйк булып, аның артыннан күпме йөгереп йөрсә дә, кыз язмышын аның белән бәйләргә теләмәгәч, үч алган иде. Суд Григорянны 11 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Күпләрне Элеонораның язмышы кызыксындыра. Ни булып бетте аның белән? Сера кислотасы бик тирән үтеп кереп, кызның күзләрен, йөзен пешерә. Элеонора күрү сәләтен югалта, йөзен кире тергезү өчен 300дән артык катлаулы операция кичерә. Табиблар аңа ярдәм итеп булмаячак, дип фаразлый, әмма ул аларны аптырашта калдырып якты дөнья белән хушлашмый, яшәвен дәвам итә. Күрү сәләтен кайтара алганнар. Ул хәзер профессиональ психолог, кияүгә чыккан һәм “Мин яшәүне сайладым” дигән китап язган.

“Ирем – минем ничә еллар буе газапларым өчен язмыш бүләге булды, - диеп язган ул. – Ул – Мәскәү шәһәреннән, биология фәннәре докторы, генетик. Мәскәүдә танышлар компаниясендә таныштык”.

Элеонора бүгенге көндә Чехиядә, аңа даими рәвештә реабилитация үтәргә кирәк. Ул ире белән бик бәхетле булуын әйтә.
Читайте нас: