Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
28 август 2019, 02:00

Гаҗәп! Ни өчен көзгегә икәүләп карарга ярамый? |

Борынгы заманнардан көзгеләр турында күп кенә мистик риваятьләр йөри.

Борынгы заманнардан көзгеләр турында күп кенә мистик риваятьләр йөри. Алар магик үзлекләренә ия һәм чит дөньяга тәрәзә дип саналды. Кеше үлгән йортта юкка гына көзгеләрне япмыйлар — аның җаны күк Патшалыгына каршылыкларсыз очып китсен өчен. Бүгенге көнгә кадәр төрле ритуаллар, юраулар бу серле эшләнмәләр белән бәйле. Ә ул – теләсә кайсы йортның һәм хатын-кыз сумкасының алыштыргысыз атрибуты. Ни өчен көзгегә икәү карарга ярамый? Заман кешесендә бу тыю сорау тудырырга сәләтле: нәрсәгә ярамый? Ни өчен көзгегә икәүләп карап булмый? Көзге тискәре һәм уңай энергетиканы тупларга һәм аның хуҗасына бирергә сәләтле. Шулай ук көзге ярдәмендә кешенең яшерен уйларына үтеп керергә, аның сәламәтлегенә һәм язмышына йогынты ясарга мөмкин. Борынгы ышанычлар безне нәкъ менә шул турыда кисәтә. Ике кызга көзгегә бергә карарга ярамый – алар бер кешене яратып, икесенә бер язмышны бүлеп, мәхәббәт өчпочмагында янып, бәхетсез булачаклар. Дус кызларыңа үз көзгеңне бирергә дә кирәкми, тормыштан бәхет китәчәк. Көзге мөмкинлек кеешенең эчке дөньясын, кичерешләрен, серләрен ачумөмкинлеген бирә. Көзгегә ике хатын-кыз бергә карап, бер-берсен ачыктан-ачык күрәлми башларга, яки икенчесенең яшерен якларын ачарга мөмкин. Бу бер-береңне күрәлмауга, яратмауга, аңлашылмаучылыклар килеп чыгуга, хәтта нәфрәткә сәбәп ача. Үзегездә тикшерү, яраткан, хөрмәт иткән кешең белән эксперимент эшләргә кирәкми, көзгегә икәү бергә карамагыз, үз көзгегезне башкаларга бирмәгез. Көзгегә бер үк вакытта хатын-кызлар караса, энергетикасы көчлерәк булган гүзәл зат икенчесен күзәтә, хәтта моны теләмәсә дә. Аңлы рәвештә, алар үз-үзләрен чагыштыра башлый – кем матуррак, кемнең күзләре матуррак һәм башкалар. Үз чагылышларында җитешсезлекләр табып, бергә караган кешесе белән чагыштыра башлый. Нәтиҗә буларак, энергетикасы көчсезрәк хатын-кызның сәламәтлеге какшый, нәтиҗәдә, тире, чәч белән проблемалар туа. Язмышыңны вату куркынычы да бар. Икенче кешегә билгеләнгәнне кабул итеп, көзге үткәргеч буларак күчерергә сәләтле. Көзгегә бергә караган кешеләрнең берсе бәхетсезлекләрен кабул итәргә, ә икенчесе бәхетле һәм ваемсыз яшәргә, кешенең барлык бәхетсезлекләрен һәм авырлыкларын үз өстенә алырга мөмкин. Аеруча парлап көзгегә караганда, чагылышында карашлары очраша куркыныч санала. Башка кешегә барлык тискәре йогынтысын һәм авыруларын өзлексез карап торып, көзге аша тапшыру ритуалы бар. Хәтта бу уңайдан бернинди начар ниятләре булмаса да, көзгенең мистик үзлекләре алдан фаразланмаган рәвештә эшли ала. Шулай да көзгегә икәүләп карап карасаң, хәвефкә юл куймагыз. Тискәре нәтиҗәләрдән саклану өчен, бер-береңә өреп куярга һәм сул җилкә аша өч тапкыр төкерергә кирәк.



Читайте нас: