Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
29 ноябрь 2019, 13:20

14 мең сарык баткан

Кара диңгездә 14 меңнән артык сарык төялгән корабль су төбенә киткән.

Кара диңгездә 14 меңнән артык сарык төялгән корабль су төбенә киткән. Әлеге һәлакәт Румыния ярларыннан ерак түгел булган. Бу кадәр сарыкны Сәгуд Гәрабстаны дәүләтенә алып барган булалар. Судно коткару сигналы җибәрү белән, һәлакәт урынына Румыния дәүләтенең Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре килеп коткару операциясе башлый. Иң башта судноның 22 кешедән торган экипажы коткарыла. Алар Сурия дәүләте гражданнары була. Артабан суга батучы терлекне коткару эше башлана. Тик озын йонлы сарыклар бик тиз арада су төбенә китә башлыйлар. Коткаручылар аларның нибары 32сен генә коткарып кала ала. Судно чамадан тыш авыр йөк төяү нәтиҗәсендә баткан. https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/14-me-sarik-batkan-21712/
Читайте нас: