Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гаҗәп хәлләр
2 декабрь 2019, 18:55

«Т-34» дип язылган аю видеога эләккән

Социаль челтәрләрдә юл буйлап йонына кара буяу белән «Т-34» дип язылган аю китеп барган видео эләккән.

Социаль челтәрләрдә юл буйлап йонына кара буяу белән «Т-34» дип язылган аю китеп барган видео эләккән. Телеканал «360» хәбәр итүенчә, әле галимнәр моны кем эшләвен ачыклый.

РИА «Новости» белән әңгәмә барышында ДВО РАНның Төньяк биологик проблемалары институты Имезүчеләр экологиясе лабораториясе өлкән гыйльми хезмәткәре Анатолий Кочнев әйтүенчә, бу хәл Яңа Җирдә булырга мөмкин. Нәкъ шунда быел аюларны тоталар, дип аңлата белгеч.
Милли яңалыклар хезмәте.
Фото:pixabay соm.
Читайте нас: