Зәйтүнә әби гомере буе “Коръән әби” дигән исемне йөртткән. Авылда бер генә мәҗлес тә, бәйрәм дә аннан башка узмаган. Еллар узган, әби картайган, авырып урынга калган. Шәһәрдәге кызы Гөлбирә тормышын ташлап, әнисен карарга кайткан, рәхмәт төшсен аңа. Беркөнне Гөлбирә апа таңда әнине чакырып керткән: “Әни китте, сузып салырга ярдәм итче”, – дигән. Әни белгәнен укып, тиешле ярдәмне күрсәткән. Гөлбирә апа аңа: “Фәрхия апай, могҗиза булды бит әле. Әни үләр алдыннан урыныннан торды”, – дип сөйләгән. Әни башта ышанмаган. Шулай булмый ни, әби биш ай буе селкенә дә алмый яткан бит. Менә нәрсә сөйләгән аңа Гөлбирә апа. “Төн уртасы иде, әни тыныч кына ята, мин дә черем итеп алырга уйладым. Шулвакыт китап киштәсеннән әнинең Коръән китабы идәнгә шапылдап килеп төште. Алып куймакчы булып урынымнан торган идем, кемдер: “Үзе алсын!” – дип мине кире утырткан кебек булды. Кемдер басты инде иңемә, саташып әйтүем түгел. “Биш ай буе селкенә дә алмый яткан әни ничек алсын инде ул китапны?” – дип уйлап та бетермәдем, әни берни булмагандай торып басты да үз аягы белән барып китапны алды. Китапны күкрәгенә кысып: “Кичер мине, Аллам!” – дип елый-елый такмаклап, урынына менеп ятты. Мин берни дә эшләрлек хәлдә түгел идем, саташам дип уйладым. Әни таңга кадәр Коръәнен кочаклап, сөйләнеп ятты, аңлаешлы түгел иде инде бер сүзе дә. Таң алдыннан тыныч кына китеп барды, мескенем. Әле ярый “Йәсин” чыгып өлгердем. Әйтсәм әйтим инде, Фәрхия апай, гыйбрәт булсын, безнең әни гомере буе Аллага ышанмады, “Тормышымны алып барасы, балаларымны үстерәсе бар дип кенә өйрәндем”, – дип әйтә иде. Әле бәхете бар икән, гөнаһлы булып китмәде, тәүбәгә өлгерде, кабул булгандыр дип өметләнәм. Аллаһы Тәгалә аңа тәүбә итәр өчен ярты төн вакыт бирде бит!” Шушы хәлдән соң безнең җиде кешелек гаилә берьюлы намазга басты. Аллаһы Тәгаләгә тел-теш тидерүдән бик сакландык. Кушканнарын үтәдек, гөнаһтан тыелдык, сакландык, кылсак тәүбә иттек. Үзеңнең гөнаһ эшләвеңне аңлау ярты тәүбәгә санала икән. Начар түгел бит! Югыйсә, дөя үзенең бөкресен үлгәнче күрә алмаган кебек, үз гөнаһын күрмәүче, күрергә теләмәүчеләр дә бар бит. Адәм баласын үзгәртергә теләсә, Аллаһы Тәгалә аңа гыйбрәт җибәрә икән. Шуны аңлаган кеше – кеше була инде, хайван дәрәҗәсенә төшеп, гафиллектә гомер үткәрми. Мин үземне бер дә гөнаһсыз кеше димим, гаеп итмәгез, гыйбрәтле хәл белән уртаклашуым гына итеп кабул итегез. Тулырак:
https://matbugat.ru/news/?id=28151