Минең иң серле һәм ачылмаган табышмак булып калучы бер үзенчәлеге – летаргия йокысы. Летаргиягә чуму белән кешенең организмында барлык процесслар барышы әкренәя. Кешене мәрхүм дип уйларга да мөмкиннәр. Тын алышы сизелми, тән тиресе агарып китә - бер нәрсәгә реакциясе юк, тән температурасы бүлмә температурасыныкы белән бертигез. Күп көннәр дәвамында йокыга талган кешенең организмы ризыкка да, суга да мохтаҗ түгел. Юкка гына летаргияне ялган үлем дип атамыйлар.
Летаргия белән бәйле иң популяр очрак 1898 елда була. Алтайда яшәгән В.Качалкин фамилияле крестьян егерме елга йокыга тала. Аны дәваханәгә салалар. Еллар буе ул билгеле урыс физиологы И.П. Павлов күзәтүе атында хәрәкәтсез ята. 1898 елда ул болай дип яза: “60 яшьлек ир-ат, 22 ел буе дәваханәдә тере мәет булып, бер хәрәкәтсез ятты... Соңгы елларда гына хәрәкәтләнә башлады: урыныннан тора, күп һәм акыллы итеп сөйләшә... Үткәннәре турында “минем белән ниләр булганын аңлап тордым, ләкин мускулларда авырлык сизә идем, тын алуы да авыр булды...” Шушы сәбәпле ул хәрәкәтләнә һәм сөйләшә алмаган.
Тагын бер очрак – Балтимор адвокатының хатыны билгесез чир белән чирли башлый. Табибларны бу хәл “тупик”ка куя. Мескен хатын көннән-көн ябыга, сула һәм үлеп китә. Ул сап-салкын килеш, хәрәкәтсез, сүнгән карашы белән урын-җир өстендә ята. Хатын летаргия йокысына талган була, ләкин аның ире дә, туганнары да моны белми. Өч көннән соң аны тиешенчә гаилә склепына урнаштырып җирлиләр.
Тагын өч ел үтә. Бу гаиләнең тагын бер туганы мәрхүм була. Табутны куяр өчен склепны ачалар... Ишекне ачкач, ирнең кулларына таркалудан, туфракка әверелүдән ерак торган хатынының гәүдәсе авып төшә. Полиция җентекле тикшерү үткәрә һәм нәтиҗәдә шул ачыклана: “мәрхүм” җирләгәннән соң өч көн үткәч, һушына килгән. Башта ул табут эчендә бәргәләнгән, шунлыктан табут ауган. Тактасы чәрдәкләнгән табуттан чыккач, хатын, кешеләрнең игътибарын җәлеп итәргә тырышып, склепның тимер ишеген шакый башлаган. Ризыксыз һәм сусыз хәлсезләнгәннән соң, ишек төбендә һушын югалткан һәм шул хәлдә җан тәслим кылган.
Тарихта летаргия белән бәйле көлкеле хәлләр дә булган. Мәсәлән, Франциядә 19нчы гасырның 80нче елларында ашап утырган җиреннән гаилә башлыгы һушын югалта. Аны кроватька яткыралар һәм табиб чакырталар. Тегесе килеп, ирнең тын алышын, пульсын тикшерә һәм аның үлүе турында әйтә. Кайгыга баткан туганнар шунда ук ирдән калган мирас аркасында талаша башлыйлар: бер-берсенә начар сүзләр әйтеп, акырышып, тиргәшәләр.
Иң кызыклысы мәрхүмне чиркәүгә алып килгәч башлана. Ул кинәт уяна! Барысы да шок хәлендә. Нәтиҗәдә, иркәй, ызгыш вакытында кемнең кемлеген белгәннән соң васыятен яңадан язарга була.
Бүгенге медицина үсешкән заманда кешенең үлгәнме яисә летаргик йокыга талганмы икәнен ачыклау авыр түгел. Организмда яшәү өчен мөһим булган процесслар тукталмый бит: йөрәк эшли, ләкин минутына 60-80 тапкыр кыскармый, ә 2-3 мәртәбә генә. Бу кыскарулар бик көчсез, тын алышы сизелер-сизелмәс кенә. Авыз тирәсенә көзгене якын китерсәң, ул тирләмәскә мөмкин. Кан әйләнеше бик әкрен булганлыктан тән суына. Кеше үлем белән яшәү арасында тора, әмма аның бавыры, баш мие, башка әгъзалары эшли. Кайчан алар тулы күәтенә эшли башлар – монысын бер Ходай белә.
Летаргия нилектән барлыкка килә? Ни өчен кайбер кешеләр тирән һәм беренче карашка гамсез тоелган йокыга китә? Заманча медицина иң беренче сәбәп итеп кешенең авыр психик яра алуын атый. Бу очракта летаргия организмның үз-үзен саклау функциясе рәвешендә барлыкка килә. Икенче сәбәбе – летаргия баш мие авыру. Ул нерв-психик авырулы кешеләрдә, шизофрения белән интегүчеләрдә була.
Стресслардан, көчле кичерешләрдән беркем дә азат түгел. Адәм баласы нинди генә “калын тиреле” булса да, летаргиягә дучар булырга мөмкин. Бигрәк тә нечкә күңелле, нечкә психикалы, үз-үзенә ышанычы булмаган, нервлы кешеләр летаргия корбаны булырга мөмкин.