Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә елы
16 Май 2018, 02:00

“Без күмәкбез, без татубыз, Гөрләп тора өебез!”

15 майда, Халыкара гаилә көне билгеләнә. Шушы мөһим дата уңаеннан безнең балалар бакчасының “Буратино” төркемендә “Минем шәҗәрәм” бәйрәме үтте, анда дүрт буын вәкилләре җыелды.


15 майда, Халыкара гаилә көне билгеләнә. Шушы мөһим дата уңаеннан безнең балалар бакчасының “Буратино” төркемендә “Минем шәҗәрәм” бәйрәме үтте, анда дүрт буын вәкилләре җыелды.
Чарага әзерләнгәндә беркем дә читтә калмады, балалар концерт номерлары әзерләде, әти-әниләре белән шәҗәрәләрен төзеде, картәниләр тәмле ризыклар пешерде.
Бәйрәмгә Сәйфетдиновлар бөтен гаиләсе белән килгән иде, Әминәнең әнисе балалар бакчасында эшли, картәнисе Римма Тимерхан кызы Галиева Зеленый Клин авылында укытучы булган. Глеб Рябыхның гаиләсе турында карт картәнисе Зоя Ивановна Прихода бәян итте, ул 20 елдан артык 2нче балалар бакчасында хезмәт салган. Ә менә Даниэль Кәримовның туганнары үзләре белән башкорт телендә таныштырды.
Чара ахырында нәниләр гаилә турында җыр башкарды һәм кунакларны милли ризыклардан сыгылып торган чәй табынына чакырды.
Ольга НОВИКОВА,
Раевка авылының 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе.
Читайте нас: