Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә елы
18 Май 2018, 02:00

Барысы да сөюдән башлана...

Алар көзге җылы бер кичтә очраша. Ул чакта кызга – 19, ә егеткә 21 яшь була. Ахирәтләре арасында чибәрлеге, зифа буй-сыны һәм үз-үзен тотышы белән аерылып торган сылуга егет шунда ук игътибар итә. Чибәркәйнең күңелен яулап алуы җиңелдән булмый, әлбәттә,әмма егетебез дә төшеп калганнардан түгел.

Алар көзге җылы бер кичтә очраша. Ул чакта кызга – 19, ә егеткә 21 яшь була. Ахирәтләре арасында чибәрлеге, зифа буй-сыны һәм үз-үзен тотышы белән аерылып торган сылуга егет шунда ук игътибар итә. Чибәркәйнең күңелен яулап алуы җиңелдән булмый, әлбәттә,әмма егетебез дә төшеп калганнардан түгел.
“Әгәр бер айдан шушы сылуга өйләнмәсәм, мин - мин булмам”, - дип сүз бирә ул үзенә. Шафранда шофер булып эшләгән Җәвит һәр кич саен Кызыл Яр авылында яшәгән сөйгәне янына ашыга. Егетнең җитди ниятен, ихлас хисләрен күреп, кыз да йомшара төшә һәм төгәл бер айдан соң Җәвит карлы гыйнвар аенда кәләшен чанага утыртып Шафранга алып та кайта.
Менә шулай Дәүләтовларның гаилә елъязмасы башлана. “Гомернең узганын да сизмәдек”, - ди бертавыштан Әлия Фазлый кызы һәм Җәвит Вәлиәхмәт улы. Әйе, чынлап та алар бик матур пар, әйтерсең дә, 60 ел үтмәгән дә кебек. Һәр хәрәкәтләрендә, һәр карашларында – чиксез җылылык һәм наз.
Ә бит аларның тормышы җиңелдән булмаган. Икесе дә ал-ял белми хезмәт салган. Әлия апа кырык ел гомерен Шафран шифаханәсенә багышлаган, ә гаилә башлыгы шофер булып эшләгән. Әйткәндәй, 83 яшьлек Җәвит абый бүген дә җилдереп автомобильдә йөри. Дәүләтовлар дүрт бала тәрбияләп үстергән, һәрберсенә лаеклы белем алырга ярдәм иткән. Бүген картәни белән картәтиләрен оныклары уңышлары белән шатландыра. Кызганычка каршы бу гаилә зур югалтулар да кичергән - өлкән уллары һәм оныклары фаҗигале вафат булган, әмма тормыш дәвам итә, бер-берсенә терәк – таяныч булып, олы кайгыларны үткәреп җибәрергә үзләрендә көч тапкан алар.
60 ел бергә гомер итүне дөньядагы иң кыйммәтле һәм ныклы таш – бриллиант белән чагыштыралар. Ә гаилә бәхетенең хакы бар микән? Озак еллар тату гомер кичерүнең сере нәрсә дә? Бу сорауларга җавап табарга теләсәгез, Дәүләтовлар кебек соклангыч гаилә парларына карагыз. Аларның күзләрендә сез: “Барысы да сөюдән башлана” дигән сүзләрне укырсыз...
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
60 ел бергә гомер кичергән Әлия һә Җәвит Дәүләтовлар.
Читайте нас: