Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Ясно
Гаилә елы
6 Августа 2018, 21:00

Бер тапкыр түләү артачак

2019 елның 1 гыйнварыннан “Ана даны” медале белән бүләкләнгән күпбалалы аналар 16 мең 950 сум күләмендә бер тапкыр түләү алачак. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов шушы хактагы указга кул куйды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда егерме ел элек булдырылган “Ана даны” медале белән биш һәм аннан күбрәк баласы булган (уллыкка алган) һәм тәрбияләгән хатын-кызлар бүләкләнә. Награда белән бергә 10 мең сум акча да бирелә иде. Киләсе елдан бу матди ярдәм суммасы 7 мең сумга диярлек арта.
Читайте нас