Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гаилә елы
12 октябрь 2018, 02:00

Гаилә бәхетенең гади сере

“Гаилә” сүзен күпләр өй белән тиңләштерә.

“Гаилә” сүзен күпләр өй белән тиңләштерә. Аның “нигезе” ир белән хатынның сөю һәм тугрылыгы белән салына, “стеналар”ы - аларның җаваплылыгында, ышанычлылыгында һәм сабырлыгында. “Тәрәзәләре” – балалар, алар күп булса, бигрәк тә яхшы! Шул вакытта гына йортта яктылык, җылылык, шатлык күп һәм тормыш та гөрләп тора!
Әлбәттә, йорт төзүе, ныклы, ышанычлы гаилә коруы җиңел түгел, әмма бу өлкәннәргә дә, балаларга да бик мөһим. Мин бүген нәкъ шундый гаиләләр турында сөйләргә телим, алар бәхетне читтән эзләмәгән, ә туган авылларында төпләнеп, йортлар төзи, балалар үстерә һәм заман җилләренә бирешми. Бу гаиләләр – авылның бизәге һәм аның ышанычлы киләчәге.
Айгөл һәм Айтуган Сәламовлар егерме ике ел бергә тату гомер итә. Алар никахка җаваплы карап өйләнешә. Гаиләне ныгытма кебек төзи. Икесе дә мәктәптә эшли. Шушы еллар аравыгында бу пар бер-берсен аңларга, хөрмәт итәргә өйрәнгән. Мәхәббәт һәм бер-берең турында хәстәрлек күрү тормышның катлаулы чорларын җиңел кичерергә ярдәм итә. Бу ишле һәм тату гаиләнең мавыгулары да күп төрле. Әмма гомум кызыксынулары да бар. Өлкән уллары Айгиз аграр университетта укый, әтисе кебек, балачактан ук техника белән мавыга. Мәктәп елларында чаңгыда йөрү белән актив шөгыльләнә, төрле ярышларда катнаша. Айгүзәл Уфада Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы колледжда белем ала. Кече кызлары Назгөл өченче сыйныфта тик “бишле” билгеләренә генә укый.
Гүзәлия һәм Фәрхәт Йосыповларның гаиләсендә дә дусларча җылы мөнәсәбәтләр урнашкан. Аларның зур һәм тату гаиләсе биш кешедән тора – ата-анадан тыш ике уллары һәм бер кызлары бар. Гүзәлия белән Фәрхәт балачактан ук бер-берсен белә, бер авылда туып- үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар. Ә икесе дә һөнәрле булгач, гөрләтеп туй үткәрәләр. Өлкән уллары Тимур өченче сыйныфта укый, уку алдынгысы, кызлары Әлфинә балалар бакчасына йөри. Төпчекләре Ильяс, аңа бер яшь кенә әле, әкият тыңларга ярата.
Гаилә башлыгы - ышанычлы һәм эшсөяр егет - ата-бабаларының эшен дәвам итә, ул - умартачы. Һәм чын ир-егетләр бурычын үтәп, Фәрхәт гаиләсенә зур, иркен һәм күркәм йорт төзи.
Гыймалетдиновлар исә Кармыш авылында 1 Май бәйрәмендә таныша. Алар бер-берсенә бер күрүдән гашыйк була. Шуннан инде яшьләр аерым яшәүне күз алдына да китерә алмый.
-Ул минем язмышым икәнен шунда ук аңладым, 15 ел бергә яшәвебез дәверендә нәкъ аны сайлавыма бервакытта да үкенгәнем булмады, - ди Ләйсән Гыймалетдинова.
Бу гаиләдә бер-берсенең кадерен беләләр, һәркемнең киңәшен, фикерен тотып эш итәләр. Уллары Илнар - җиденче, ә кызлары Элина өченче сыйныфта укый.
Һәр ата-ана өчен балалары күз нурлары кебек кадерле. Менә Гыймалетдиновларның кызы һәм улы да – кояш нурлары. Элина яхшы билгеләре белән шатландыра. Ә бу йортта төп кагыйдә – хезмәт, ул гаиләнең бүгенгесен һәм киләчәген ышанычлы тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
- Без гаилә бәйрәмнәре дә үткәрергә яратабыз, бер табынга җыелабыз, табигать кочагына ял итәргә чыгабыз, кунаклар чакырабыз, - ди Альмир Гыймалетдинов.
Мондый тату һәм ныклы гаиләләр соклану хисе уята. Чөнки һәрберебезнең төп бурычы – балалар тәрбияләү һәм аларның тормышын бәхетле итү, киләчәктә әти-әтиләре үрнәгендә үз ояларын корсын өчен кулыңнан килгәннең барын да эшләү.
Мин, бу гаиләләрдәге балалар эшсөяр, җаваплы булып үсәр, һәрвакыт бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер торыр, киләчәктә әти-әниләренең ышанычлы терәге, ныклы таянычы булыр һәм үз тамырларын, авылын онытмас, дип ышанам.
Гөлназ ЗӘЙДУЛЛИНА,
Кыпчак-Аскар мәктәбе укытучысы.
Читайте нас: