Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә елы
20 ноябрь 2018, 02:00

БАШКОРТСТАН ТӘҖРИБӘСЕН – ИЛГӘ!

“Башкортостан” дәүләт концерт залында Аналар көненә һәм республикада үткән Гаилә елына нәтиҗә ясау чарасы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова катнашты.

– Башкортстанда элек-электән гаилә, бала төшенчәсенә зур игътибар бирелә. Идел буе федераль округында күпбалалы гаиләләр саны буенча без алдынгы урында. Киләчәктә дә демография үсешенә җитди игътибар биреләчәк, – диде Радий Хәбиров.

Чарада Радий Фәрит улы “Эшләүче аналар өчен иң яхшы оешмалар” IX республика конкурсына йомгак ясады. Ә Анна Кузнецова “Үрнәк ал” республика конкурсы җиңүчесе, иң актив социаль гаиләгә автомобиль алу өчен сертификат тапшырды.

– Әлеге конкурста һәркем җиңү яулый ала. Чөнки бәйгедә катнашучылар – үрнәк алырлык гаиләләр, – диде ул.

Бәхет Уфада яшәүче Зәйнетдиновлар гаиләсенә елмайды. Чарада республиканың 43 районыннан 107 гаилә катнашты. Аларга истәлекле бүләкләр һәм “Орленок” халыкара балаларга белем бирү үзәгенә сертификат тапшырылды.

Анна Кузнецова Башкортстанның бу тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә күрсәтергә кирәклеген ассызыклады.

Гөлия Гәрәева.


“Кызыл таң” гәзитеннән.

Читайте нас: