Әлшәй хәбәрләре
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә елы
22 ноябрь 2018, 02:00

Бар дөньяны яктырткан кояштан Җылырактыр ана күзләре!

Рита Рифат кызы ике югары белемгә ия, ә һөнәрләре аннан да күбрәк. Ул мәктәптә пионервожатый да, рәсем укытучысы да булып эшләгән, һөнәрчелек училищесына да җитәкчелек иткән, кичке мәктәптә дә укыткан. Һәвәскәр бакчачы, төрле тәҗрибәләр ясарга яраткан бу ханым 70 сотый участогында чәчкәләр, җимеш агачлары, куаклыклар һәм төрле сортлы яшелчә үстерә, ел саен алынган мул уңыштан 500-600 банка (!) кайнатма, салат, компотлар әзерли. Кул эшләренә дә маһир,шулай ук ихата тутырып кош-корт, мал-туар асрый. Әмма аның иң мөһим һәм иң кирәкле һөнәре – ана булу.

Тормыш иптәше Урал Фаил улы белән, әйткәндәй, алар быел бергә тормыш коруларына 30 ел тулуны билгеләгән, студент елларында таныша. Икесе дә Мәскәү технологик институтының Уфа филиалында укый. Урал – Иске Васильевкадан, Рита – Гәйнәямактан, өйләнешкәч яшь белгечләр Шафран авылында төпләнергә карар итә, Тиздән сабыйлары Диана белән Радик дөньяга килә.

Балалар үсә. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, югары уку йортына керәләр. Икесе дә әти-әнисе укыган институтта (ул соңгы вакытта Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясе дип йөртелә) диплом ала. Хәзер инде үз гаиләләре бар, Уфада яшиләр, ә Диана әти-әнисенә оныка да бүләк иткән.

Бервакыт, тылсымлы бәйрәм – Яңа ел алдыннан Әхмәдиевлар гаиләсендә могҗиза була. Алар авыл читендәге зур һәм иркен йортларына күптән көтелгән кунаклар - 12 яшьлек Надяны һәм 10 яшьлек Костяны алып кайта. Тиздән Рита Рифат кызы һәм Урал Фаил улы рәсми рәвештә шушы ике бертуган балаларның әти-әнисе булып китә.

Еллар сизелми үтә. Тиздән Надя, аның артыннан Костя да, мәктәпне тәмамлап, үзләренең иҗади таланты һәм спортка сөюе ачылган, ә иң мөһиме, якыннарын хөрмәт итергә, яратырга һәм алар турында хәстәрлек күрергә өйрәткән туган йортларын калдырып, олы тормыш юлына аяк баса. Бүген инде алар - Башкортстан аграр университеты студентлары. Надежда – азык-төлек сәнәгатенең булачак технологы, ә Константин – энергетик. Хәзер Шафранга ата-аналары янына ял көннәрендә генә, хуҗалык эшләрендә ярдәм итү өчен һәм бәләкәй туганнарын сагынып кайталар.

Әйе, язмыш кушуымы, гаиләләре янә арта. Бу юлы Рита Рифат кызы бертуган Петя белән Кириллны тәрбиягә ала. Бәйрәм көнне Әхмәдиевларның зур, күркәм һәм матур йорты балаларның шат тавышларына күмеләчәк. Бөтен гаилә җыелачак. Уналты ел Уфада төзелеш мастеры булып эшләгән әтиләре, гаиләләре белән өлкән балалары һәм студентлар кайтачак. Башкача булуы мөмкин дә түгел! Чөнки алар берьюлы ике бәйрәм – Кириллның туган көнен һәм, әлбәттә, Әниләр көнен билгеләячәк. Ун яше тулган малайга акыллы, сәламәт бул, дигән теләкләр яңгыраса, Рита Рифат кызын газиз балалары кысып-кысып кочаклаячак һәм бәйрәм белән котлаячак.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Әни янында шундый рәхәт.

Рита Рифат кызы уллары Петя һәм Кирилл белән.
Читайте нас: