Әлшәй хәбәрләре
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә елы
24 декабрь 2018, 02:00

Һәр яңа көнгә шатланып

- “Әлшәй хәбәрләре”н күптәннән алдырсам да, моңа кадәр бүләк уйнатуда катнашканым юк иде, быел исә бәхетемне сынап карарга булдым, - дип кабинетыбызга килеп керде Кинҗәбулат абый Дәүләтгәрәев.

- "Әлшәй хәбәрләре”н күптәннән алдырсам да, моңа кадәр бүләк уйнатуда катнашканым юк иде, быел исә бәхетемне сынап карарга булдым, - дип кабинетыбызга килеп керде Кинҗәбулат абый Дәүләтгәрәев. Гәзитебезне “Сталинчы”, “Ленинизм байрагы” исемнәрен йөрткән заманнардан ук яхшы хәтерләгән ветеран озак еллар дәвамында үзе дә мәкаләләр язган кеше әле ул.

Кинҗәбулат Кинҗәбай улы гүзәл Дим елгасы буенда урнашкан бәләкәй генә Туктар авылында (кызганычка каршы, ул хәзер юк инде) туып-үскән. Каһәрле сугыш башланган 1941 елда дөньяга килгән ир-узаман шул чор балалары язмышына төшкән бөтен авырлыкларны үз иңендә күтәрә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң физкультура техникумын сайлый.

Булачак тормыш юлдашын Кинҗәбай Раевкада очрата. Зәңгәр күзле, имәндәй төз егет ак халат кигән чем-кара күзле чибәр шәфкать туташына игътибар итми каламыни? Кыз да Дим бөркетенә бер күрүдә гашыйк була. Һәм менә ярты гасырга якын инде алар шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып, тату гомер кичерә. Әминә Гафур кызы Чиләбе өлкәсендә туып-үскән. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң безнең якларга туганнарына кунакка килгән сылукай Әлшәй җирен үз итә. Апасы кебек, дөньядагы иң изге һөнәрләрнең берсен сайлый.

Яшьләр моннан 48 ел элек киң билгеле курортлы Шафран авылында төпләнә. Икесе дә үз һөнәрләре буенча хезмәт сала: Кинҗәбулат Кинҗәбай улы мәктәптә, һөнәрчелек училищесында физкультура дәресләрен алып бара, җәмәгать эшләрендә кайный. Әминә Гафур кызы исә шифаханәнең мәктәп-интернатында шәфкать туташы булып эшли. Ачык йөзле, киң күңелле белгечләрне үз коллективларында да хөрмәт итәләр, авылдашлары, күршеләре белән дә дус-тату яшиләр. Нәкъ менә алар – утлы сугыш юлы үткән фронтовиклар, намуслы гади эшчәннәр һәм, әлбәттә, мавыктыргыч спорт чаралары турында район гәзитендә Кинҗәбулат Кинҗәбай улының мәкаләләре еш дөнья күрә дә инде.

Кайберәүләр, бүгенге тормышның кире якларын гына күреп, зарланудан бушамый. Ә икенчеләр исә, язмыш сынауларына, югалтуларга бирешми, һәр яңа иртәне елмаеп каршылый, матурлыкны һәм гүзәллекне гади генә әйберләрдә дә күрә, булганына шөкер итеп яши белә. Әминә һәм Кинҗәбулат Дәүләтгәрәевлар нәкъ менә шундыйлар исәбендә, дип әйтер идем мин. Хезмәт ветераннары газиз оныкалары белән дүрт яшьлек туруннарын сагынып көтеп алып, аларның уңышларына куанып, шатлыкларын уртаклашып, туганнары белән аралашып дөнья көтә. Уңган гаиләнең ихатасы иртә яздан кара көзгә кадәр аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра, яшелчә бакчалары мул уңыш белән куандыра. Һәр эшне дә бергәләп башкара алар. Әйткәндәй, редакциягә квитанцияләрен тапшырырга да бергәләп килгән иделәр. Ә руль артында кем дисезме? 16 ел шоферлык стажына ия Әминә Гафур кызы!

Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.

Фәнүзә Суфиянова фотосы.

Дәүләтгәрәевлар район басмасы белән аерылмас дуслар.
Читайте нас: