Раевкадан Дилбәр һәм Рәфил Хисмәтуллиннар озак көтелгән игезәк балалары булуына шатланып бетә алмый. Яшь гаилә шушы көннәрдә тагы да бер сабыйлары тууын түземсезләнеп көтә.
-Игезәкләребезнең дөньяга килүе – безнең өчен бик шатлыклы вакыйга булды, - ди Дилбәр. – Хәзер инде аларга ике яшь, һәрберсенең үз характеры, үз фикере бар. Бер-берсеннән аерылып торсалар да, Сафия һәм Даниэль үзара бик татулар, бер генә минут та бер-берсеннән башка торалмыйлар. Әтиләре эштә чакта аны бик сагыналар. Мондый мәлләрдә мин аларга бөтен гаилә белән төшкән фотографияләрне күрсәтәм.
Игезәкләрнең әтисе Рәфил Ерак Себердә машинист булып эшли, ә әниләрен күпләр таныгандыр, мөгаен, декрет ялына кадәр Дилбәр “Әлшәй-ТВ”да тапшырулар алып барды. Тиздән Хисмәтуллиннарның өченсе балалары - сабыйларның энесе яки сеңелесе булачагы гаилә өчен көтелмәгән куаныч алып килде.
-Өченче тапкыр әни булу – бер үк вакытта дулкынландыра да, шатландыра да, җаваплылык та өсти, моны әни булган кеше яхшы аңлый. Мин үзем ишле гаиләдә үстем, без биш кыз идек, шунлыктан һәрвакыт зур гаилә турында хыялландым.
Күпләр бала тәрбияләүне бик мәшәкатьле эш, үзеңә вакыт калмый дип исәпли. Ләкин мин бала табудан куркырга ярамый, дип уйлыйм. Хәзерге вакытта дәүләт күп балалы гаиләләргә зур ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, без беренче балага республикадан 300 мең сум алдык, игезәкләр туганлыктан, шунда ук ана капиталын да бирделәр. Бу бик зур ярдәм, балалы гаиләләргә мондый сумманы туплавы авыр, бу мөмкин дә түгел, диярлек. Бу средстволарны торак сатып алуга, ипотека буенча беренче взноска юнәлтергә ниятлибез. Тиздән бишәү булачакбыз бит, нәниләргә иркен йорт кирәк, - ди бәхетле елмаеп Дилбәр.
Әлегә Хисмәтуллиннар әти-әнисе йортында яши. Игезәкләр туганнан алып аларны карарга картәниләре Рәвилә ярдәм итә. “Аннан башка без ике кулсыз” ди яшь килен, каенанасы турында. Кыпчак-Аскардан картәниләре Рәмзия белән картәтиләре Дамир Усмановлар да еш килеп ярдәм күрсәтә. Апа-сеңелләре дә теләсә нинди вакытта ярдәм итәргә әзер. Зур гаиләнең өстенлеге дә менә шунда инде – өлкәннәр бәләкәйләр турында хәстәрлек күрә, балалар һәм әти-әниләр арасында да җылы мөнәсәбәт, гаилә традицияләре лә буыннан-буынга тапшырыла килә. Ә мондый гаиләләрдә күңелсезләнеп утырырга чынлап та вакыт юк.