Районда гаилә юбилярларын хөрмәтләү тантанасы булды.
Гаилә кору авыр түгел ул, аны саклавы катлаулы, ди халык. Ә бу көнне район ЗАГС бүлегенә чакырылган алтын һәм бриллиант туйларын билгеләгән парлар тату гаилә корып, аны саклап кына калмаган, лаеклы балалар һәм оныклар да тәрбияләгән, туруннарын үстерергә ярдәм итә. Бүген дә алар кулга-кул тотынышып тормыш буйлап ышанычлы адымнар белән килә, законлы никахка керергә теләүче яшьләргә лаеклы үрнәк күрсәтә.
Мендельсон маршы астында 12 гаилә пары бәйрәмчә бизәлгән фойега керә. Иң кадерле, якын кешеләре аларны көчле алкышларга күмеп, чәчкә гөлләмәләре белән каршы ала. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л. Т. Сафина аларны ихлас тәбрикләп:” Районыбызның ныклы лаеклы гаиләләре үрнәгендә без бер-береңне яратып, хөрмәт итеп тугры яшәргә, чын гаилә кыйммәтләрен сакларга өйрәнәбез”, - диде. Арытабан юбилярларны район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин котлады.
-Озак еллар бергә яшәгән һәм күпне күргән, күпне кичергән сезнең кебек гаилә парлары ихтирамга һәм хөрмәткә лаек, - диде һәм республика Башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды.
Бриллиант туйларын билгеләгән Тәслимә Карраметдин кызы һәм Саниәхмәт Фазлый улы Хаҗигалиевлар (Раевка авылы), Фатыйма Мәҗит кызы һәм Әнвәр Габдрахман улы Ситдыйковларның (Гәйнәямак авылы) бик күп еллар бергә яшәү бәхетен алмаз кебек кыйммәтле таш белән чагыштырырга мөмкин.
Гәйнәямак авылыннан Зөһрә Кәбир кызы һәм Нәсхетдин Хәләфетдин улы Сәббаховлар, Раевка авылыннан Мөкәрәмә Сабирҗан кызы һәм Галиәхмәт Шәмсиәхмәт улы Нәсхетдинловлар, Наталья Александровна һәм Мәврүр Вәли улы Хәмәдиевлар, Татьяна Ивановна һәм Иван Иванович Клюшкиннар, Нина Петровна һәм Иван Тимофеевич Семененколар, Сәрия Шакир кызы һәм Равил Әхкам улы Низамовлар, Фәнзия Солтан кызы һәм Камил Зәки улы Шәриповлар, Тәүәтәй авылыннан Рәйлә Тимерхан кызы һәм Риф Имам улы Әхмәтҗановлар, Кырым авылыннан Валентина Григорьевна һәм Виктор Гаврилович Кривохатлар, Нигъмәтулла авылыннан Люция Галиулла кызы һәм Әмир Габдрахман улы Гомәровлар гаилә тормышының алтын мизгелен билгели.
Озак еллар бердәм һәм тату яшәгән һәр гаилә парының үз бәхет сере бар. Ләкин иң мөһиме – бу тормышта үз яртысын табып, алар мәхәббәтләренә тугры калган.
Валентина Григоревна һәм Виктор Гаврилович Кривохатлар лаеклы тормыш юлы үткән. Алар туган совхозларында бухгалтер һәм кассир булып хезмәт салган, өч бала тәрбияләп үстергән.
Семененколар гадәти тормыш юлы үткән. Нина Петровна гомере буена балалар белән эшләгән, башта пионервожатый булган, аннан соң Кызыл мәктәбендә укытучы һәм тәрбияче, район үзәге балалар бакчаларында музыка хезмәткәре булып эшләгән. Иван Тимофеевич гомерен тимер юлына багышлаган. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Юбиляр Шәриповлар ике ул үстергән, бүген өч оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Фәнзия Солтан кызы үзәк район дәваханәсендәа сестра-хозяйка һәм почтада техник хезмәткәр булып эшләгән. Камил Зәки улы сельхозтехникада токарь булып хезмәт салган. Алар балаларына ничек яшәргә, тормышны яратырга өйрәтә, гаилә учагы җылысын саклауда лаеклы үрнәк күрсәтә.
Низамовлар озак дуслашып йөрми, егет белән кыз өйләнешеп, туй үткәрә. Ярты гасыр элек корган гаиләләре ныклы һәм күпләргә үрнәк булып тора. Алар ике балага гомер биргән.
Клюшкиннар гаиләсендә дә хезмәт тәрбиясе югары бәһалана. Һөнәре буенча шахтер булган Иван Иванович 40 елдан артык хезмәт стажына ия. Татьяна Ивановна озак еллар колхозда бозау караучы булып эшләгән. Алар бер ул һәм кыз тәрбияләп үстергән, әле картәтиләрен һәм картәниләрен шатландырып ике оныклары үсеп килә.
50 ел элек бер-берсен сөйгән ике йөрәк үз язмышларын бергә бәйли. Алар – ирле-хатынлы Хәмәдиевлар. Училищены тәмамлаганнан соң, Наталья Александровна 546нчы ПМК бригадиры - булачак тормыш иптәше Мәврүр Вәли улы бригадасына эшкә җибәрелә. Соңыннан Наталья үзәк район дәваханәсендә хезмәтне саклау буенча инженер булып эшли. Ике соклангыч кыз тәрбияләп үстерәләр.
Әхмәтҗановлар гомер буе “Мир” колхозында намуслы хезмәт салган. Икесе дә алдынгылар исәбендә булган. Рәйлә Тимерхан кызы һәм Риф Имам улы ике баласы, ун оныгы бар.
Нәсхетдиновлар да ал-ял белми колхозда эшли, йорт салып кергәннәр. Галиәхмәт Шәмсияхмәт улы һәм Мөкәрәмә Сабирҗан кызы өчен уллары, ике кызлары һәм дүрт оныгы - тормышларында ныклы терәк һәм таяныч.
Зөһрә Кәбир кызы һәм Нәсхетдин Хәләфетдин улы Сәббәховлар күпьеллык намуслы хзмәтләре өчен төрле наградаларга лаек булган. Озак еллар колхозда берсе - шофер, икенчесе баш бухгалтер булып эшләгән. Соклангыч кыз тәрбияләп үстергәннәр, картәни һәм картәтиләрен шатландырып өч оныгы үсеп килә.
Әмир Габдрахман улы Гомәров Киров исемендәге колхозда бухгалтер-икътисадчы булып эшләгән. Тормыш юлдашы Люция Галиулла кызы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан. Алар баһадирдай ике ул һәм бер сылу кыз тәрбияләп үстергән, җиде оныклары бар.
Ерак 1959 елда яшь, кыз Тәслимәне уңган егет Саниәхмәткә соратып киләләр. Алар бергәләшеп тормыш юлын Түбән Әүрез авылында башлый, бүген исә Раевкада яшиләр. Хаҗигалиевлар кызларына һәм ике улларына яхшы тәрбия биргән. Аларның биш оныгы һәм өч туруны бар.
Әнвәр Габдрахман улы Ситдыйков туган җирендә фидакарь хезмәте өчен югары наградага – “Почет Билгесе” орденына лаек булган. Намуслы тракторчы-механизатор үзенең “Беларусь” тракторын һәрвакыт төзек тоткан. Тормыш юлдашы, Бишбүләк районы кызы Фатыйма Мәҗит кызы өчен Гәйнәямак авылы туган ягы кебек үк якын, ул “Искра” колхозында чөгендер үстерүче булып эшләгән. Алар бөтен күңел җылысын биреп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген алар сигез оныгы һәм бер турунының уңышларына куанып, бәхетле гомер кичерә.
Һәр гаилә пары исеменә бик күп җылы сүзләр, ихлас теләкләр яңгырады. Раевка балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе Рамазан Садыйков, социаль-мәдәни үзәк артистлары Татьяна Жуковская, Фаил Сәүбәнов, Рим Сафин, Артур Шәяхмәтов һәм Рәшит Үләмаев аларга матур җырларын бүләк итте.
Күзләрендә бәхет очкыннары балкыган бу матур парлар йола буенча ЗАГС бүлегенең почет кенәгәсендә култамгаларын калдырды, парлашып туй вальсында әйләнде һәм истәлеккә фотога төште.