Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Гаилә кыйммәтләре
8 апрель 2020, 14:00

Шат елмайсын балалар

Кичә генә җылы кояш нурларыннан эрегән җиргә иртәнге җиңелчә салкын төшкән.

Кичә генә җылы кояш нурларыннан эрегән җиргә иртәнге җиңелчә салкын төшкән. Кыш белән яз төсләре бергә кушылган. Авыл урамын гадәти булмаган тынлык чолгап алса да, йортларда тормыш гөрли.
Менә безгә кирәкле йорт. Килүебезне алдан белгән хуҗабикә безне ихатасында каршылады. Әлфинә Рим кызы иртән-иртүк инде аяк өстендә. Янында игезәк уллары Илмир белән Ильвир бөтерелә. Алар кызыксынып безне күзәтә: кемнәр кунакка килде икән икән? Менә ишектән әтиләре Айдар Нәзир улы да күренде һәм елмаеп безне түргә чакырды.
Ирле-хатынлы Нәгыймовлар дүрт бала тәрбияли. Өлкән уллары Альфир - балачактан икенче төркем инвалиды, еш кына Раевкада картәнисендә кунакта була, ә өйдә чакта, энеләрен карашырга һәм хуҗалыкта ярдәм итәргә тырыша. Айрат Нигъмәтулла мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Уфа колледжына слесарь-сваркалаучыга укырга керә.
Әлфинә Рим кызы һәм Айдар Нәзир улы үгезләр, сыерлар, таналар асрый, дуңгызлар да тотканнар.
-Сөтне шәхси малтабарга тапшырабыз, ул аны Уфа сөт заводына илтә, итне дә өйдән килеп алып китәләр. Мин һөнәрем буенча пешекче, колхоз бар чакта ашханәдә эшләдем, ирем шофер булып хезмәт салды. Ул җәйге мизгелдә Дибаевларның крестьян-фермер хуҗалыгында комбайнда һәм тракторда эшли. Өй мәшәкатьләре дә җитәрлек: мал күп асрыйбыз бит, җәен казлар, үрдәкләр, чебешләр, бакча, - ди хуҗабикә.
1996 елда Нәгыймовлар монда, Нигъмәтулла авлында йорт төзи башлый, моңа кадәр иренең әти-әнисе белән бергә яшәгәннәр. Өч елдан соң иркен, якты йортларына күчәләр. Әлфинәнең дә, Айдарның да гаиләләрендә дүртәр бала үскән. Дөрес, иренең гаиләсендә – өч малай һәм бер кыз, ә аңарда, киресенчә, өч кыз һәм бер малай. Хәзер менә үзләре дүрт малай тәрбияли.
-Иң мөһиме - балалар сау-сәламәт булсыннар инде. Без бер бала көттек, ә Ходай берьюлы ике сабый бирде! Ильвир Илмирдан берничә минутка гына алданрак дөньяга килде. Алар бик тату, иртә таңнан торалар, бергәләшеп сыерларны көтүгә куабыз. Ана капиталын киләчәктә малайларыбызга белем алырга юнәлтербез, бәлки башка әйбергә кирәге чыгар. Улларыбыз үскәч күз күрер әле, - ди Әлфинә Рим кызы.
Малайлар бик шук, әле русча, әле татарча сөйләшәләр, әниләре янына килеп иркәләнеп тә китәләр. Менә шундый минутларда инде балаларның шат көлүләреннән дә зуррак бәхетнең юк икәнлеген аңлыйсың.
Читайте нас