Уваровка авылында яшәүче Зөлфия Радик кызы һәм Владик Әмир улы гаиләләрендә биш бала тәрбияли.
Алар танышканда кызга - 17, егеткә 20 яшь була. Владикның яңа гына армиядән кайткан чагы, Зөлфиә педагогия институтына имтиханнар биреп карый, әмма керә алмагач, икенче елга укырга барырга уйлап, Чебенле мәктәбе интернатында эшләп йөри. Язмыштыр инде, барыбер институтта укырга насыйп булмый аңа. Өч ай танышып йөргәннән соң Чебенле егете күрше Кызыл Юл авылы чибәрен урлап алып та китә. Зөлфия һәм Владик Шәрәфетдиновларның гаилә тормышы менә шулай башлана.
Икесе дә күп балалы гаиләдә тәрбияләнгәч, ата-аналарына әле алардан башка да кече туганнарын үстерергә кирәк, яшьләр дөнья көткәндә берәүдән дә артык ярдәмгә өмет итми. Яшь гаилә Уваровка авылына килә. Монда, консерва заводының яшелчә басуларында, эшче куллар һәрвакыт җитешми. Икесе дә тырышып эш башлый, предприятие яшь гаиләне торак белән тәэмин итә. Тиздән уллары Илнар дөньяга килә. Моңыннан Илүзә, Данил, Элина һәм Юнир туа.
Консерва заводы күптән юк инде, әмма эшсчән һәм оста куллар һәр җирдә дә кирәк. Менә егерме биш ел инде гаилә башлыгы механизатор булып эшли. Иртә яздан кара көзгә кадәр ул басуда. Җир сөрә, иген чәчә, уңыш җыя.
- Эш мәлендә без ныклап бер-беребезне күрмибез дә. Иртән сәгать җидедә иптәшем эшкә китә һәм төн уртасында гына кайта. Кара көзгә кадәр шулай. Владик үз эшен бик ярата. Җитәкчелек тырышлыгын күрә. Ике ел элек өр-яңа “Акрос” комбайнынын ышанып тапшырдылар, - ди Зөлфия, ире белән горурланып.
Тормыш иптәше көне-төне эштә булгач, йорт, хуҗалык мәшәкатьләре тулысынча Зөлфия өстендә. Балаларны тәрбияләү һәм өйне тәртиптә тоту гына түгел, хуҗабикәне абзарда сыерлар, үгезләр, сарыклар, кош-ҡорт та көтә. Авылдагы мәктәптә җыештыручы булып хезмәт салган ханымның эш урынында да һәрвакыт тәртип.
Кемдер бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьле авыл тормышына зарлана, ә Шәрәфетдиновлар үзләренең тормышын шундый ”романтика”дан башка күз алдына да китерми. Тик бер нәрсә генә күңелне кыра: балаларны кече яшьтән үк укырга интернатка җибәрергә кирәк, чөнки Уваровкада башлангыч мәктәп кенә. Владик белән Зөлфия, балаларын интернатка озаткан саен, эх, Раевкада үзеңнең өең булып, балаларың шунда яшәп, укырга йөрсен иде, дип хыялллана.
Озакламый Шәрәфетдиновларның бу теләкләре тормышка ашачак. Май бәйрәме алдыннан гына алар “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” программасы буенча торак сертификатына ия булды. Димәк, Шәрәфетдиновлар хәзер район үзәгендә йорт төзиячәк.
- Кайсыбердә миннән, шулкадәр күп бала ни өчен кирәк, ничек итеп аларны аякка бастырмакчы буласыз, дип сорыйлар. Балаларны табар алдыннан, әлбәттә, беркемнең дә ярдәменә өмет итмәдек, үз көчебезгә генә таяндык. Ләкин хәзер дәүләт ишле гаиләләргә зур ярдәм күрсәтә бит. Ана капиталына торак мәйданын киңәйттек, соңыннан, күп балалы гаилә буларак, Раевкада участок бирделәр. Әле менә торак сертификаты да тапшырдылар. Балалар өйдә дистанцион укыган чорда аларга азык-төлекне тартма-тартма китерәләр. Мәктәптән, төрле оешмалардан, шулай ук мәчетләрдән ярдәм алдык. Тартмаларны ачып өлгереп булмый! Барысы өчен дә зур рәхмәт! – ди Зөлфия.
- Өйдә көне буе балалар тавышы яңгырап торса, безнең өчен зур шатлык, димәк, яшәү дәвам итә, тормыш кайный. Күп бала табу кирәкме, дип сораучыларга мин, бәхет бер вакытта да күп булмый, дип җавап бирәм...