Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Гаилә кыйммәтләре
6 август 2020, 09:00

Ана һәм кыз мөнәсәбәте

Мөнәсәбәтләр арасында иң катлаулысы – ана белән кыз арасындагысы дип әйтәләр.

Мөнәсәбәтләр арасында иң катлаулысы – ана белән кыз арасындагысы дип әйтәләр. Кыз бала өчен ананың мәхәббәте аз булса да, җитмәсә дә начар, артык ташып торса да...
Бу мөнәсәбәтләрне тагын шул катлауландыра – анда бер-берсенә шактый каршы килә торган хисләр буталган: яратудан тыш, монда көнчелек, ярышу да бар, ди белгечләр. Юкны сөйләмә, үз баласыннан кем көнләшсен, нигә аның белән ярышсын, диярсез.

Ана белән кыз бала – икесе дә хатын-кыз. Алар арасына көндәшлекне табигать салган. Бу аларның икесенең күзәнәкләрендә утыра. Менә ни өчен кыз бала әнисе әйткәннәргә күп вакыт каршы төшә, кабул итми, килешми. Шуның өчен аларның аралары бозыла, бер-берсе белән дошманлашуга кадәр барып җитүчеләр бар.
Монда иң мөһиме – дөрес итеп чикләрне билгеләү, диләр. Бер-берсенең «чиген» икесе дә атлап үтмәскә тиеш. Хәтта дус кызлар кебек якын булганда да ара – беркем керми торган зона калсын. Югыйсә берсе икенчесенең проблемасына артык «чумып», алар бер-берсенә яшәргә комачаулый, артык басым ясый башлый. Кайсы көчлерәк, шуның фикере икесенеке дә итеп кабул ителә.

Әйе, әни кеше баласына начарлык теләми, ләкин нигә шулай дип әйтә соң ул?

– Мин бөтен гомеремне (яшьлегемне, көчемне) сиңа багышладым, ә син шуңа ничек җавап бирәсең... Рәхмәтсез!

Бала табу-тапмау хатын-кызның үзе кабул иткән карары. Балаң: «Мине тап!» – дип сиңа алдан гариза биреп куймаган. Ул бу дөньяга син корып куйган теләкләрне үтәр өчен тумый, аның үз планнары, үз максатлары. Ул – үзе аерым бер җан. Ә әни кеше, баласы ул дигәнчә булмагач, аңа үпкәли башлый: «Якын итмисең, карамыйсың, ташладың» ди. Беренчедән, кем белә, бәлки, балаңның тормышы синекеннән дә катлаулырактыр? Ә син аннан ярдәм көтәсең, игътибар таләп итәсең. Икенчедән, әгәр вакытында тиешле тәрбия бирә алгансың икән – ул синең өчен кулдан килгәннең, булдыра алганның барысын эшләячәк. Ә эшләми икән, димәк, булдыра алмый.

– Мин инде хәзер сиңа кирәкмим, минем өчен вакытың да жәл...

Мондый сүзләрне балаларын ялгыз үстергән әниләр аеруча еш әйтә. «Мин кияүгә чыкмадым, синең өчен яшәдем, ә хәзер син минем өчен яшә», ди алар. Ялгыз әнинең бөтен гомерен баласына багышлавын мин шик астына куймыйм. Әйе, ул кабат кияүгә чыкмый – үз тормышын көйләми, «баламны кыерсыттырасым килми», дип, гаиләгә икенче ир-атны кертми. Аның теләкләре изгедә генә. Моннан тыш, әле ул, балам кешедән ким булмасын, яхшы ашасын, матур киенсен, ял итәргә барсын, югары белем алсын, дип тырыша – көне-төне эшли, өйгә кайтып керми. Бала үсеп, аякка басканнан соң, әни кеше дә аңардан һичшиксез шундый ук мөнәсәбәт көтә. Тик балаң шалтыратмый, килми, сиңа каты бәгырьле икән, моның сәбәбен үзеңнән эзләргә тиешсең. Кайчандыр гел эш белән мәшгуль булып, аны шундый кеше итеп тәрбияләгәнсең. Аңарга җылы, наз кирәк булганда, биреп бетерә алмагансың – ул нәүмиз калган. Болар инде үткән, онытылган да кебек, әмма баланың үз-үзен тотышында барыбер чагылып китә. (Кыз бала, моны үзе дә аңламастан, һәрвакыт үзен әнисе белән чагыштыра. Аның теге яки бу кимчелеген күреп, үземнең гаиләмдә мин андый булмаячакмын ди. Әмма кискен моментлар килеп туганда, әнисенең моделе калкып чыга: ул аны искә төшерә, нәкъ аныңча эшли. Ни генә булса да, әни белән кыз баланың үзәге береккән инде.)
Менә ни өчен, эшең никадәр күп, вакытың тыгыз булса да, балаң белән аралашырга кирәк.

– Сүземне тыңламадың, ир сайлый белмәдең... Күзеңне ачам әле – аның ниндилеген үзең дә аңларсың...

Әйе, кызы – аның баласы, ләкин ул аерым бер шәхес. Аның бәхеткә дә, ялгышырга да хакы бар. Ялгышу дигәннән. «Их, шул вакыт дөрес адым ясамадым», – дигән сүзләрне әйтүчеләр арабызда шактый. Әмма безне үткәнгә, шул вакытка кире кайтарсаң, нәкъ шул кешене сайлар идек. Ни өченме? Ул мизгелдә, үзебезнең психик, физик һәм аң ягыннан ничек җитлегүебездән чыгып, иң дөрес дип тапкан карарны кабул иткәнбез. Кимчелекләрен күрмәгәнбез. Игътибарсызлыктан түгел, күрә алмаганга – үсешебез шундый булган.
Язмышның безне кем белән кавыштырганын беркайчан да алдан белмибез. Шуңа күрә әни кешегә: «Ир сайлый белмәдең», – дип, баласын битәрләргә кирәкми.
Ә кызга бу очракта нишләргә? Әгәр чыннан да никахы уңышсыз, ире эчкече йә наркоман булып чыга икән, әнисенең бу сүзләре гаиләдә гаме булмаган ул кеше белән араны өзү өчен этәргеч булырга да ихтимал. Ә ире белән үзара дус-тату яшәсәләр, балалары булса, ул аны җенси яктан канәгатьләндерсә, кызы әнисенең сүзләренә бөтенләй игътибар итмәс. Әни карашы, ул синең иң якын кешең булса да – читтән караш. Аның сүзенә бөтенләй колак салмау дөрес түгел, әмма һәр әйткәнен иләк аша уздыру кирәк. (Шулай ук – кайнанаңныкын, дус кызыңныкын да!)

– Синнән кеше чыкмады инде, әмма оныкларымны үзем белгәнчә тәрбиялим...

«Синнән кеше чыкмады» дию, әни белән кызны бер-берсенә каршы куя. Безнең иң көчле инстинкт – үзебезне саклау инстинкты: һәр кешегә яулаган биеклеге мөһим. Болай әйтеп әни кеше кызының үзбәясен төшерергә, киләчәктә аңа яңа уңышларга ирешергә комачауларга мөмкин. Кызы яшьрәк чакта әйтелсә, бөтенләй зур зыян китерүе бар. Еш кына бу сүз мөнәсәбәтләрне ачыклаганда әйтелә. Күп очракта кызның күңеленә тияргә, җанын авырттырырга теләп, кайчакта аны «кузгату» өчен провокация белән дә әйтелә. Әмма бер үк мәгънәне төрле сүзләр белән дә ирештерергә була бит: кешенең рухын төшереп, аны түбәнсетеп яки йомшак кына, үсендереп җибәрерлек итеп. Мәсәлән, «Сине тәрбияләгәндә мин, бәлки, бөтенесен биреп җиткермәгәнмендер, ә менә инде оныгыбызны тәрбияләргә сиңа бик теләп булышыр идем», – дип. Болай әйтү кызының үз-үзенә ышанычын арттырыр иде. Әби-бабайның ана белән бала арасына керергә теләве, гомумән, дөрес түгел. Оныкларына ниндидер кыйммәтләрне сеңдерергә телиләр икән, моны әти белән әнинең дәрәҗәсен төшерү исәбенә эшләргә ярамый.

– Синең өең – минем өем инде ул...

Кайбер әниләр, бала үсеп җиткәч тә, аның белән кендек бавын «өзми»: яныннан җибәрми, нинди мәсьәлә хәл итсә дә, катнаша, киңәш бирә, басым ясый... Һәр адымын тикшереп тора: кем белән очраштың, ул нинди кеше, әйдә таныштыр. Егет өйгә килгәч, янә сораулар ява: әти-әниең кемнәр, ничә сум аласың, фатирың бармы...
Егет, әлбәттә, кача, кыз берүзе кала...
Кызы кияүгә чыкса, мондый әни баласы артыннан «калмый». Аның тормышы минем тормыш дип карый башлый. Иренең әнисе дә «минем өем» дип килеп йөрсә, туганнар да китеп тормаса, гаилә булмый инде бу. Вакыты җиткәч, әни кеше кендек бавын өзә белергә дә тиеш. Балигъ булган баланы гел контрольдә тотмыйлар.

– Мин – әни, ничек дөрес икәнен синнән яхшырак беләм...

Бу сүзләрне, гадәттә, әниләр күбрәк үсмер, әле кияүгә чыкмаган кызларына әйтәләр. Һәм бу очракта алар чыннан да яхшырак белә: кыз бала аның әйткәннәрен уйлап караса, дөресрәк. Ә әни кешегә, әйткәннәренә кызы колак салмый икән, аңа ялгышырга мөмкинлек бирергә кирәктер. Мәҗбүри кушылган әйберләр кеше башында озак тормый, ә үз адымың аша инанган, ышанганнары гомерлеккә истә кала.

БЕРНИЧӘ КИҢӘШ:
Әнигә:
*Кызың – синеке, ләкин аның эчке дөньясына үтеп керергә тырышу артык.
*Кызыңның мөстәкыйль кеше булуы, аның гаиләсе һич тә синең гаиләң түгеллеге белән килешергә кирәк.
*Акыл өйрәтүдән сак кына киңәш бирүгә күч (сорамасалар – анысын да бирмә!)

Кызга:
*Әни – синең хөрмәтеңә, мәхәббәтеңә иң лаек кеше. Аңа карата сабыррак, түземлерәк бул. *Мөмкинлегең бар икән, аңа даими ярдәм ит: эшең, сүзең белән, матди яктан.
*Әниеңә карата иреңдә, балаларыңда да яхшы мөнәсәбәт тәрбиялә.
Читайте нас