Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Болытлы
Гаилә кыйммәтләре
2 октябрь 2020, 13:16

Гаилә ядкаре

Һәр гаиләдә кадерләп сакланган әйберләр бар, өлкәннәр алар турында балаларына, оныкларына, туруннарына сөйли.

Һәр гаиләдә кадерләп сакланган әйберләр бар, өлкәннәр алар турында балаларына, оныкларына, туруннарына сөйли. Бу әйберләрнең үз тарихы бар, ул мөһим вакыйгалар, кадерле кешеләр белән бәйле.
Яңа Сәпәш авылыннан Зәйтүнә Габдрахман кызы Әгъзәмовада да шундый әйбер бар. Ул зур булмаган шкатулка. Ул аңа бәләкәй чагында ук эләгә. Нәни Зәйтүнәгә ул вакытта нибары дүрт яшь була. Сугыштан соңгы тыныч тормышның беренче елы. Урамда бүгенгедәй кояшлы алтын көз.
- Бәрәңге алган вакыт. Әнием казый, мин бәрәңге җыярга ярдәм иткәнмендер инде, мөгаен. Аннары борылып карасам, әнием калтыранган тавыш белән, мин моны бик ачык хәтерлим, «әтиең кайтып килә», диде, - ди Зәйтүнә Габдрахман кызы. – Шулай итеп мин әтием белән очраштым. Мин ул фронтка киткәч, 1942 елның августында дөньяга килгәнмен. Әтием киткән чакта, әниемә кызыбыз туачак, Зәйтүнә дип исем кушарсың, дигән…
«Кызым, кил әле яныма. Мин синең әтиең. Менә сиңа бүләк алып кайттым», дие елмаеп чакырды ул мине. Аның кулында шушы шкатулка иде. Ул татлы өрек белән туп-тулы. Ә мин әтиемә карап тик торам, чөнки күп тапкырлар ишетсәм дә, аны беренчегә генә күрәм бит. Ул вакытта күрше-тирәдә ир-атлар юк, кулына корал тота алганнарның барысы да сугышта иде. Ә аннары әтием мине кулына алып, югарыга күтәрде һәм кысып-кысып кочаклады...
Шушы истәлекле вакыйгадан соң 74 ел узып киткән. Ә бәләкәй кызга бүләк ителгән шкатулка һаман шул килеш. Ул Әгъзәмовларның гаилә ядкаренә әйләнгән. Аның тарихын һәр гаилә әгъзасы белә. Әтисенең бүләгенә караган саен, Зәйтүнә апа үзенең авыр балачагын, фронтовик әтисен, күп сынаулар үтәргә туры килгән әнисен искә ала. Әйткәндәй, әнисеннән калган борынгы бирнә сандыгын аның төсе итеп бүгенге көнгә кадәр да кадерләп саклый. Сандык төбендә әле дә хуҗабикәсенең күңел җылысын саклап кечкенә генә биштәр, дисбе һәм чулпылар ята.
Кызганычка каршы, алар әтисе белән озак яшәми. Әнисе балаларын ялгызы аякка бастыра, гомере буена төрле эшләрдә эшли. Өлкән кыздан соң тагын ике сеңелесе дөньяга килә, әмма берсе сабый чагында ук мәрхүм була. Ә әтисе икенче гаилә кора, күрше авылда гына яши. Әмма Зәйтүнә апа әтисенә ачу сакламый, вакыты шундый иде бит, авыр, сугыштан соңгы, ятимлек еллары, ди ул.
Кайда гына кунакка чакырсалар да, Зәйтүнә апа шушы шкатулканы үзе белән ала. Кайчандыр әтисе кебек үк, аны күчтәнәчләр, татлы җиләк-җимеш белән тутыра…
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас