Очраклы очрашуның язмышны үзгәртә алуы гаҗәеп күренеш! Бер оялчан караш гомерлеккә сөю утын кабыза ала. Трунтаиш авылында яшәүче алтын гаилә юбилярлары Бәдертдиновларның да сөю тарихы нәкъ шулай башланган.
Бию кичәсендә танышканнан соң, Габделсамат Минһаҗетдин улы һәм Тәнзилә Мөхәммәт кызы бер генә мизгелгә дә аерылмаган. Менә ярты гасыр инде алар иңгә-иң терәп озын тормыш юлыннан бергә атлый. Тату һәм бәхетле гаиләдә ике кыз һәм ул үстергәннәр, алар әти-әниләренең - горурлыгы һәм таянычы.
Күптән түгел ЗАГС бүлеге белгечләре Трунтаиш авылының социаль-мәдәни үзәге хезмәткәрләре белән берлектә Бәдертдиновларны бергә тормыш коруларына 50 ел тулу уңаеннан котларга килде.
Юбилярлар тәүге очрашуларын, никахлашу тантанасын сагынып искә алды, туй фоторәсемнәрен күрсәтте.
- Тәнзилә безнең авыл кызы булса да мин аны бик белми идем. Ул магазинда эшләде, шунда беренче тапкыр күрдем дә инде. Сылу кыз миңа бик ошады, аның белән якыннанрак танышырга булдым. Кичке уенга чыккач клубта аны биергә чакырдым, шулай аралаша башладык һәм тиздән өйләнештек туй да ясадык, – дип елмая Самат Минһаҗетдин улы.
- Әлегедәй хәтеремдә, туебыз бик матур үтте, күп кунаклар килгән иде, абыем гармунда уйнады, җырладык, биедек, күңелле булды- дип дәвам итте Тәнзилә Мөхәммәт кызы.
Илле ел күп кебек тоелса да, бер мизгелдәй бик тиз үтеп киткән. Әмма бары тик бәхетле, якты мәлләр генә хәтердә калган, Бәдертдиновлар тормыш авырлыкларын бергә күтәреп, гомер юлын лаеклы үткән.
Балалары һәм оныкларының котлауларын, изге теләкләрен кабул иткәннән соң Тәнзилә һәм Самат Бәдертдиновларга ЗАГС бүлеге белгечләре Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук авыл мәдәният хезмәткәрләре дә юбилярларны ихлас тәбрикләде.
Мәхәббәт һәм тугрылык. Алтын юбилярлар өчен бу гади сүзләр генә түгел, ә бәхетле гаилә тормышы нигезе дә, бер-берсенә ышанычлы терәк һәм пар канатлар булып яшәгән Бәдертдиновлар никахка керүче хәзерге заман яшьләренә чагу үрнәк булып тора!
Тәнзилә һәм Самат Бәдертдиновлар.