Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Иҗат
6 Ноября 2020, 06:35

“Туган ягым – илһам чыганагы”

Танылган якташыбыз, Русия Рәссамнар союзы әгъзасы, өч йөздән артык картиналар авторы Рәмил Миһрановның иҗатында туган төягенең кабатланмас матурлыгы һәм аның үзенчәлекле кешеләре чагылыш таба.

Танылган якташыбыз, Русия Рәссамнар союзы әгъзасы, өч йөздән артык картиналар авторы Рәмил Миһрановның иҗатында туган төягенең кабатланмас матурлыгы һәм аның үзенчәлекле кешеләре чагылыш таба.
Танылган пейзаж остасының картиналары ярдәмендә Гәйнәямак авылының хозур табигате турында республикада гына түгел,Русия төбәкләрендә дә, аннан читтә дә, хәтта чил илләрдә дә беләләр. Р. З. Миһрановның әсәрләрен Михаил Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт художество музеенда, Сергей Аксаковның йорт-музеенда, илебезнең башка музейларында да күрергә мөмкин, алар сынлы сәнгать яратучыларның шәхси коллекцияләрендә дә саклана. Рәмил Зәрәгать улы республика һәм Бөтенрусия күргәзмәләрендә дә еш катнаша, аның «Минем күпьяклы Туган илем» дип аталган шәхси күргәзмәләре берничә тапкыр Уфа сәнгать галереясендә узды, матурлыкка гашыйк әлшәйлеләр дә күренекле якташыбызның иҗаты белән район мәдәният сараенда танышты. Ә Гәйнәямак халкы Миһрановның картиналарын тарихи-туган якны өйрәнү музеенда күрә ала, анда ел саен экспозиция яңартылып тора, өстәвенә, автор музейга берничә эшен дә бүләк иткән.
Рәссамның картиналарында соклангыч табигать күренешләре генә чагылдырылмаган, ул шулай ук танылган портретчы да. Аның әсәрләрендә билгеле кешеләр, тарихи шәхесләр белән беррәттән авылдашлары - гади колхозчылар, сугыш ветераннары һәм тыл эшчәннәре, чал чәчле аксакаллар һәм яшь замандашларының йөзләре сүрәтләнгән. Быел Уфа сәнгать галереясендә Бөек Җиңүнең юбилеена багышланган “Җиңү! 75 ел тыныч күк йөзе астында” күргәзмәсе узды, 130 эш арасында Рәмил Миһрановның якташыбыз, орденнар белән бүләкләнгән фронтовик, «Искра» колхозының данлыклы комбайнчысы Идрис Газизовка багышланган «Май ае иде» картинасы да лаеклы урын алган.
Рәмил Зәрәгать улы үз иҗатында тарихка, авылның үткәненә еш мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, музейга бүләк ителгән картиналарның берсе - 1743 елда Гәйнәямакка нигез салынуы, икенчесе 1812 елгы Ватан сугышында катнашып, көмеш медальләр белән бүләкләнгән Корбангали һәм Сәетборхан турында сөйли.
Туган якны, аның данлы тарихын өйрәнү эшен оста бүген үзе генә түгел, яшь иҗатчылар белән дәвам итә. Авылда менә өченче ел инде Раевка балалар сәнгать мәктәбенең художество бүлекчәсе эшли. Гәйнә кызлары һәм малайлары бәхетле – чөнки һәр район үзәге дә үз сәнгать мәктәбе белән мактана алмый, ә монда, төпкел авылда, чын рәссам, иң мөһиме – шушында туып-үскән Рәмил абыйлары җитәкчелегендә сәнгатькә тартылучы балалар пумала тотарга, рәсем, төрле композицияләр төшерү серләренә өйрәнә. Район, республика, бөтенрусия конкурсларында яулаган беренче уңышлары да бар инде.
- Мирасымны тапшырырлык яшьләр булуына чиксез шатмын, Илмира Дәүләтшина, Элина Зарипова, Әдилә Зарипова, Рамай Миһранов, Алинә Талдыкина, Әдилә Зиннәтуллина кебек талантлы укучыларымның киләчәктә язмышларын иҗатка багышларга теләүләре белән горурланам, - ди танылган мэтр һәм яшь рәссамнарның остазы Рәмил Миһранов.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас