Минем алдымда республика шагыйрьләренең, шул исәптән якташыбыз, Раевка авылында яшәүче Эльза Шевяхованың иң яхшы әсәрләре кергән шигъри җыентык ята. Аның шигырьләре «Әлшәй хәбәрләре», «Бәләбәй хәбәрләре», «Крестьянская застава» гәзитләре битләрендә, педагогларның Бөтенрусия интернет-киңәшмәсендә катнашучыларның иҗади эшләреннән торган җыентыкта басылып чыкты. Өч тапкыр “Илһам чишмәләре” төбәкара шигъри фестивалендә катнашып, “Шагыйрь һәм вакыт” һәм ”Две-три цветаевские нотцы” номинацияләрендә ике тапкыр җиңүче булды.
Аның өчен шигърият – мавыгу түгел, ә күңел торышы да. Эльза Шамил кызының шигырьләре хис-тойгылары ташып, илһам килгәндә туа.
Мин “физик та, лирик та”, - ди үзе турында Эльза Шевяхова. Лирик әсәрләрен иң беренче бәяләүчеләр - тормыш иптәше һәм улы.
44нче мәктәптә укыган чагында, сыйныф җитәкчесе Евдокия Порфирьевна Вырмаскина кебек, математика укытучысы булырга хыяллана ул, әмма әдәбиятка, нәфис сүзгә булган сөюе үзенекен итә. Соклангыч укытучы Валентина Петровна Вырмаскина аның иҗади сәләтен ача. Нәкъ аның йогынтысында Эльза рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлый. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, Башкорт дәүләт университетына укырга керә. Кулына диплом алып туган мәктәбенә эшкә кайта һәм менә утыз елдан артык үз һөнәренә тугры кала. Директорның фәнни-методик, укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, район мәгариф бүлегенең методика кабинеты җитәкчесе вазыйфаларын башкара, әмма аның төп булмышы – укытучы булу.
Эльза Шамил кызы – “Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы”, “Русия Федерациясе гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре”. “Русия Федерациясенең иң яхшы укытучысы” Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе буларак 2006, 2011, 2018 елларда мәгариф өлкәсендә берничә тапкыр Русия Президенты грантына лаек булды. Шулай ук былтыр “Иң яхшы башкорт һәм рус телләре укытучылары” республика конкурсында җиңеп тә грант алды. Эльза Шамил кызы 1999, 2006, 2010, 2018 елларда “Рус теле һәм әдәбияты ел укытучысы” һөнәри осталык бәйгеләренең муниципаль этабы җиңүчесе һәм 2006 елда республика дәрәҗәсендә конкурс номинациясе җиңүчесе булды.
Шигърият белән ул үзе дә мавыга, балаларын да иҗатка әйди. Беренче шигырьләрен Эльза сигез яшендә кәгазьгә төшерә. Владивостокта яшәгән абыйсы хәрби летчик Нәҗип аларга иң беренче булып бәя бирә. Әйткәндәй, ул үзе дә шигырьләр яза, хәрби хәбәрче булып эшли.
Ә бүген Эльза Шамил кызы үзе иҗади сәләтле балаларның остазы, «Орфей» театр түгәрәгенә җитәкчелек итә.
Иҗат өчен дәрт, илһамны кайдан ала соң ул? Уйламаганда күңелдә шигырь юллары туа һәм алар ак кәгазь битенә күчә. Мин тормышны иксез-чиксез зәңгәр күге, кошлар сайравы, алсуланып аткан таңнары, айлы кичләре, мәңге яшел урманнары өчен яратам, якыннарыма булган сөю хисләре миңа илһам һәм яшәү көче бирә, ди ул.
Студент елларында яраткан шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовка охшарга тырыша. Мәктәптә эшләгән чорында Владимир Маяковскийның лирикасына икенче күзлектән карый башлый һәм үзенчә яратып өлгерә. Марина Цветаеваны Бәләбәйдә театр фестивалендә катнашканнан соң, яңадан, икенче яклап ача. Музейдагы сәяхәттән соң, күңелендә туган тәэссоратлар шагыйрә турында “Марина” шигырьләр циклы булып ургылып чыга.
Эльзаның дөньядагы иң кадерле кеше – әниләр турындагы шигырьләреннән аеруча җылылык һәм наз бөркелә. “Басни” циклында ул кешеләрнең җитешсезлекләрен ачып сала. Бик күп шигырьләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган. Талантлы якташыбыз Эльза Шамил кызының бөтен иҗаты туган җиренә, яраткан эшенә, укучыларына сөю белән сугарылган.