Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Иҗат
29 Декабря 2020, 09:15

“Йолдызлардан айга мәрҗән тездем...”

Иҗаты бик матур, хис-тойгыларга бай, хәтта бераз сагышлы да аның

Иҗаты бик матур, хис-тойгыларга бай, хәтта бераз сагышлы да аның. Сөю һәм наз тулы шигырь юлларында һәркемне әсир итәрлек моңы булган сәләтлә якташыбыз, Әлшәй кызы Венера Басыйрованың барлык күңел торышы чагыла. Балачактан шигырьләр язса да, Венера Риф кызы үзен иҗат җимешләрен халык хөкеменә чыгарырга базнат итми. Беренче шигырен 4нче сыйныфта укыганда язганын хәтерли. Шул чакта ук аның сәләт очкынын Раевка 1нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Тайфа Шакир кызы Габитова күреп кала.
-Шушы соклангыч укытучымның дәресләрен бик ярата идем. Әсәрләнеп китеп иншалар, изложениеләр яза торган идем, еш кына Тайфа Шакир кызы миннән, шигырьләр язмыйсыңмы, дип кызыксынды. Уңай җавап ишетмәгәч, ә син язып кара, һичшиксез булдырасың, ди иде. Ә бит шигырьләр яза идем, әмма аларны кешеләргә күрсәтергә генә оялдым, ди Венера Риф кызы.
Әйе, күп еллар аның иҗади сәләте турында хәтта якын туганнары да белмәгән. Иске Акколай кызы мәктәпне тәмамлаганнан соң кооператив техникумында белем ала, райпода сатучы булып эшли, кияүгә чыга, малай һәм кыз тәрбияләп үстерә. Соңыннан малтабарлыкка тотынып, шәхси автозапчастьлар магазинын ача. Еллар шулай узып тора, ул иҗат итүен ташламый. Бервакыт якташыбыз, билгеле композитор һәм җырчы Урал Рәшитовның концерты алдыннан дүрт юллык кына шигырь язып, алып баручыга тапшыра. Икенче көнгә Урал Рәшитов аның башка шигырьләрен дә күрсәтүен сорый. Аларны карап чыкканнан соң, бик ошата һәм мондый сәләтне яшерү олы гөнаһ бит, ди. Берничәсен сайлап ала һәм озак та үтми Венера Басыйрова сүзләренә Урал Рәшитов язган беренче җыр туа. Арытабан икенчесе, өченчесе.... Башкортстанның һәм Татарстанның билгеле музыканты, композитор, авылдашы һәм абыйсы Альфред Якшәмбәтов авылга кайткан чагында, Венера, ниһаять, шигырьләрен аңа күрсәтә.
Нәтиҗәдә тиздән үзебезнең генә түгел, күрше республика тыңлаучыларын да әсир итәрлек берничә җыр иҗат ителә.
Венера Басыйрова һәм Альфред Якшәмбәтовларның иҗади хезмәттәшлеге бик уңышлы була. Күптән түгел Венера Риф кызы музыкаль премия алу өчен Казан шәһәренә чакырыла. Альфред Габит улы белән иҗат иткән “Язар идем кошлар канатына” җыры Айдар Рәкыйпов башкаруында “Ел җыры” хит-парадында икенче урынга чыккан.
-Зур сәхнәгә чыгу бик дулкынландыргыч булды. Бу миңа үземнең тыңлаучыларыма рәхмәт сүзен әйтү өчен яхшы мөмкинлек тә булды, - ди шагыйрә. – Мин иҗадымны якын иткән барлык кешеләргә бик рәхмәтлемен. Аларның минем уй-кичерешләремне, хис-тойгыларымны уртаклашуы ышаныч бирә, канатландыра һәм тагы да иҗат итәргә дәртләндерә. Социаль челтәрләрдә бик күпләр миңа рәхмәт сүзләрен яза. Бүген яшь композиторлар – тамырлары Акколай авылыннан булган Уфа егете Азамат Зиннәтуллин, Баймактан Хәлил Биктимеров белән дә уңышлы хезмәттәшлек итәбез. Шунысы куанычлы: бер җырымны тамашачылар талантлы якташым, моңлы тавышлы Наилә Шәрипова башкаруында тыңлаячак.
Бүген Венера Басыйрова – “Без бит һаман малай-шалайлар”, “Сөюләрем мәңгелек”, “Яшьлеккә тагы бер кайт әле”, “Күршеләрем”, “Ышыкларым бул” һәм башка бихисап популяр җырлар авторы. Аның сүзләренә язылган җырларны билгеле башкорт һәм татар эстрадасы артистлары Рөстәм Асаев, Габделфәт Сафин, Айдар Рәкыйпов, Айсылу Такиянузова, Лиана Габдрахманова, Вадим Фәтхинуров, Наилә Шәрипова башкара.
Венера Риф кызы үзе дә җырлар иҗат итә. Мәсәлән, “Акколаем, авылдашларым” җыры бүген акколайларның “Төйлән” вокаль төркеме репертуарында үз урынын алган.
Менә шундый сәләтле, бай күңелле, соклангыч кешеләр яши арабызда. Көндәлек мәшәкатьләр белән без аларны, бәлки, бәяләп тә бетмибездер. Әмма мәңгелек кыйммәтләрне, яшәү мәгънәсен, тирә-ягыбызның матурлыгын нәкъ шундый шәхесләр танырга ярдәм итә түгелме соң? Хич-тойгыларга бай, шигъри күңелле Венера Риф кызына киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм илһам канатларының талмавын телибез.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас