Әлшәй хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Иҗат
21 Января 2021, 07:20

Өмет бир йөрәккә (нәсер)

Менә тагын Яңа ел бәйрәмнәреннән соң моңсуланып калган җир өстен ямьләндереп яңа ел карлары яуды. Иртәгәсен бераз җепшетеп тә җибәрде. Бала-чагага зур куаныч булды бу. Урамда шау-гөр килеп кар бабай әвәләде алар.

Менә тагын Яңа ел бәйрәмнәреннән соң моңсуланып калган җир өстен ямьләндереп яңа ел карлары яуды. Иртәгәсен бераз җепшетеп тә җибәрде. Бала-чагага зур куаныч булды бу. Урамда шау-гөр килеп кар бабай әвәләде алар.
Түзеп торып буламы? Балачагым җырдагыча “зәңгәр томаннар артында” калса да, онык-оныкамны ияртеп тышка чыгып, өй алдына Кыш бабай белән Карсылуны эшләп тә куйдык. Балаларның битләренә алсулык йөгереп, танау очлары кызарса да, бер дә өйгә керәселәре килми. “Нәнәй, әйдә Кар малаен да ясап куйыйк”, - ди оныгым. Бу сүзләрдән сискәнеп киттем. Кар малае... Йөрәгемнең иң төпкелендә сабырлык ачкычлары белән бикләп куелган хәтер сандыгым үзеннән-үзе ачылды һәм мин татлы хатирәләргә чумдым.
Кар малае, инде ничәнче кышымны синсез каршылыйм. Син дә бит Яңа ел бәйрәмнәреннән соң моңсуланып калган дөньяны шатлыкка күмеп, аваз салгансың. Шуның өчен дә әти-әниең, туганнарың сине иркәләп, “Безнең Кар малаебыз” - дип йөрткәннәр. Хәтереңдәдер, танышкан чагыбызда син миңа:” Сылуым, мин Кар малае булам”,- дип елмайдың. Синең шаяртуыңны кабул итеп, мин дә: ”Алай булгач, мин Яз кызы - Язсылу”, - дидем. Язның иң матур мизгеле – умырзаялар чәчкә атканда туганмын мин.
Фирүзәдәй яшкельт-зәңгәр күзләрең, пешкән чиядәй иреннәрең, дулкынланып торган куе чәчләрең... Һай, һушымны алдың! Сине генә көткәнемне аңладым. Икенче очрашуга тальян гармуныңны күтәреп килдең. “Я, киттекме, Язсылуым?”, - дип минем ризалыгымны да көтми, Агыйдел буена алып килдең. Танышыңның көймәсен алып агым үренә таба ишә башладың. Байтак ара үткәч, ишкәкләрне урынына салдың да, көймәне агым уңаена куйдың. Бар тарафка синең моңың таралды:
Кар юлдан, боз юлдан
Мин сиңа барырмын.
Гомерлек юлдашың
Булып мин калырмын.
Әллә ни дисеннәр
Яратам мин сине.
Барыбер үземә
Каратам мин сине...
Караттың! Карату гына түгел, синсез яши алмавымны аңладым. Очрашу минутларын өзелеп көтә идем. Җиргә басканымны да сизмим, очып кына йөрим. Бәхетнең җиденче катындамын: әле сабан тургаедай талпынып үргә күтәреләм, әле кояш нурларына иркәләнгән гөлгә тиңлим үземне. Мин бәхетле! Мин чиксез бәхетле!..
Тик гомерлек юлдашым булып син минең йөрәгемдә генә калдың. Язмыш җилләре ачы да була икән! Икәү җитәкләшеп үтәр юлыбыз икегә аерылды. Табылды сәбәпләре. Их, шул чакларда нигә кыюрак булмадык та, мәхәббәтебез өчен көрәшмәдек икән? Ничек өзгәләнгәнемне Ходай да, үзем генә беләм. Ә шулай да синең дөньяда бар булуың мине барысына да түзәргә ярдәм итте, сабыр канатлары куйды. Эшләгәндә - дәрт өстәүче, моңайганда - юатучы, бәхет-тынычлыгымның сакчысы, һәр башлангычымда киңәшчем булдың син миңа. Сине һәрчак эргәмдә йөргән кебек тоям. Изге тойгым мәңгелеккә үрелгән гөл кебек үлемсез яши. Киләчәктә юлымда кабат бер булса да очрарсың, дип өметләнеп яшәдем. Ничәмә тапкыр очрашуыбызны күз алдыма китерә идем. Хисләремне авызлыклый алмый кочагыңа ташланырмын, дип куркып та куя идем...
Килдем! Үзем килдем. Кояш үзенең көлтә-көлтә нурларын сипкән җәйге көн, чәчкәләрнең күпереп аткан, хуш исләрен аңкыткан мәле иде. Сүзсез генә бер-беребезгә карашып торабыз. Эндәшмисең. Кочагыңа да алмыйсың, күзләремнән бертуктаусыз аккан яшьләремне дә күрмисең. Елмаясың... Ә елмаюың шул ук. Күзләрең дә елмая. Тик чәчләреңә бераз чал төшкән. Төшми ни!? Егерме җиде ел ята бит арабызда!
Кочагымдагы гөлләмәләрне синең кабереңә куям. Бу фани дөньядан китүеңә ике ел булып та киткән икән. Гомерем буе синең шушы галәмдә йөрәгеңнең тибүен белү дә бәхет иде бит! Ничек, ничекләр яшәрмен?..
Бу ни гаҗәп!? Капыл синең моңың ишетелде:
Бәхет бир йөрәккә,
Сүнмәсен, тынмасын.
Өмет бир йөрәккә -
Сулмасын, җырласын.
Әллә ни дисеннәр,
Яратам мин сине.
Ут булып үземә
Каратам мин сине.
Ут булып...
Шул чак җылы яңгыр явып үтте һәм зәңгәр күктә Салават күпере барлыкка килде. Җил дә, иркәләгәндәй, чәчләремнән йомшак кына итеп сыйпап алды. Бер бәләкәй генә ак күбәләк канатлары белән һаваны ярып күккә табан омтылды. Җылы карашыңны тойгандай булдым. Бу фани дөньяда синең күбәләктәй җаның минең белән икән бит! Инде сине башкача очрата алмавымны аңладым. Әмма өметемне өзмим. Бакый дөньяда без бергә булырбыз әле. Көт җаным. Тик сиңа бер үтенечем бар. Ашыктырма мине, берүк ашыктырма... Минем дөньялыкта эшләнәсе эшләрем күп: языласы шигырьләрем кала, улымны аякка бастырасым, оныкларымны үстерешәсем бар. Ашыктырма...
Кемнеңдер җиңемнән тартуы уйларымнан арындырды. Оныкларым икән! Борылып карыйм: һай, акыллыларым! Кар малаен әвәләп тә куйганнар. Күзләре фирүзәдәй яшькелт-зәңгәр төймәләрдән, ә иреннәре- кышкы чия...
Гүзәлия ГЫЙЗӘТУЛЛИНА.
Раевка авылы.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас