(Булган хәлгә нигезләнеп язылды)
Эссе кояшлы көн. Бер төркем кызлар, йөгереп килешләй үк күлмәкләрен салып ыргыттылар да суга сикерделәр. Рәхәт тә соң колач ташлап суда йөзү!.. Нинди ләззәт! Көне буе эсседән алҗыган тәннәргә елганың җылымча суы сихәт өстәгәндәй.
Тыныч кына аккан елганы, әйтерсең, чыгарыннан чыгардылар. Ургылып, бөтерелеп, ач диюдәй, берәм –берәм кызларны йота башлады. Нурсидә дә шул чоңгылга эләгеп, судан тотанак эзли. Юк, һич тә котылу әмәле юк. Кыз, чоңгыл төбенә төшеп җиттем дигәндә, этәрелеп өскә калыкты... Тыны кысылып, манма тиргә батып уянып китте.
Рәсүл белән алар авыл бәйрәмендә таныштылар.
Элекке йолаларны тергезү нияте белән авылда “Шәҗәрә бәйрәме” оештырганнар иде. Чыгарылыш имтиханнарын яхшы билдәләренә тапшырып, соңгы курска күчте Нурсидә. Шатлыгының чиге юк. Туганнары да бергә җыелышкан.Абыйлары икәү аның, ә менә серләшер апасы берәү генә. Җизнәсе белән күрше районда яшиләр: кечкенә Инсафка яшь ярым, инде икенчесен көтәләр. Исән-сау гына котылсын. Бәйрәмгә алар да килгәннәр иде. Кыскасы, бергәләшеп үзләренең шәҗәрәләрен төзеп, бәйрәм буласы акланга киттеләр. Кояшлы ямьле җәйге көн, аклан хуш исле чәчәкләр, танауны кытыклатып торган пешкән җиләк исе белән тулган. Бар нәрсәне дә бергәләп әзерләгәннән соң Нурсидә акланны әйләнеп килергә булды. Бар да ямьле, күз явын алып торырлык. Авылдашларының кул эшләренә сокланып, үз җае белән Нурсидә җайлап акланны әйләнде: бар да матур, бар да илаһи нурга күмелгән. Һай авылдашлар, кул эшләренә нинди оста икәнсез! Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, һәвәскәр артистлар чыгышы башланды. Шәҗәрәләрен төзегән гаиләләр дә музыкаль күчтәнәч әзерләгән иделәр. Нурсидә дә сәхнәгә менеп җырлады. Тавышы бигрәк моңлы да инде. Бар халык тын калып тыңлады үзен, җыр тынгач бераз хисләрен җыя алмый тордылар да, дәррәү кузгалып кул чабарга тотындылар. Тагын берәй җыр башкаруын үтенделәр. Ялындырып торасы мени! Җыр капчыгың бер чишелгәч, әйдә инде... Үзенә текәлгән күз карашын тоеп ул тыңлаучыларны байкап чыкты. Әнә читтәрәк бер егет аңа елмая биреп карап торачы. Җыр тынгач, егет ( кай арада җыеп өлгергәндер) бер кочак ялан чәчәкләрен Нурсидәгә тоттырды. Шулчак аларның күзләре очрашты. Пешкән шомырттай чем- кара иде егетнең күзләре. Кызны кулыннан тотып сәхнәдән төшәргә ярдәм итте.
-Мин Рәсүл булам. Ерактан ук акланыгызда бәйрәм булганын аңладык та, дусларым белән сезнең бәйрәмне күреп китик дип, монда борылдык. Бигрәк матур җырлыйсыз.Сез бу авылныкымы? Исемегез ничек?
-Әйе, шушы авылныкы. Исемем –Нурсидә.
-Ооо! Нинди матур, сирәк очрый торган исем. Исемегез җисемегезгә тап килә: бар тирә - якка нур сибәсез.
Нурсидә беравык ни эндәшергә белми торды. Бу егетнең үзен шулай әрсез тотуы,күп сөйләве бераз ачуын китерә китерүен. Тик тавышының ягымлылыгы, күзләренең карасы һәм, үзе дә аңлата алмаслык сихри көч, магнит кебек кызны үзенә тарта иде...
Җәйнең көннәре никадәр озын булмасын, күз ачып йомган арада үтә дә китә шул. Нурсидә дә соңгы курска укырга килде. Әй, сөенче алырга онытып торам: апасы августның азагында бәби алып кайтып, бар туганнарын куандырды бит әле. Тиздән исем туена барасылары бар. Авылга кайтып тормый, Чишмәгә Уфадан гына китәр, Рәсүл “үзем илтеп куярмын”, диде. Бәйрәмдә танышканнан соң алар бик еш очрашып тордылар, дуслык җепләре ныгыды. Дуслык кына микән?..
Шәһәрдә булгач, очрашмый калган көннәре бик сирәк иде. Туганнары да якын итте егетне. Ягымлы сөйләшүе, ярдәмчеллеге, нәрсәгә тотынса да, кулында ут уйнатып, тиз арада эшне төгәл башкарып куюы барын да хәйран калдыра иде. Егет белән кыз арасында дуслык озакка бармыйдыр ул. Нурсидә белән Рәсүл арасында да дуслык җепләреннән мәхәббәт бөреләнде. Керсез, саф мәхәббәт. Бәхеткәйләре генә булсын да, мәхәббәтләре гомерлек булсын.
...Менә тагын җәй җитте. Нурсидәнең кулында диплом. Рәсүл дә сөйгәнен котларга килде. Бүген ул үзенең хис- тойгыларына кушып, кызга тәкъдим дә ясарга уйлый, кызга бүләккә көмеш беләзек тә алды. Нурсидәнең сөенече зур: бердән- кулына диплом алды, студент еллар артта калды, һөнәре буенча эш тә табалса бик тә шәп булыр иде. Икенчедән – Рәсүлнең бүләге һәм тәкъдим ясавы. Тик туй турында әле сүз булуы мөмкин түгел, бер айдан икенче абыйсы өйләнә. Нурсидә ул арада эшкә дә урнашыр, икесе дә эшләп
үз туйларына акчаны үзләре хәстәрләр, әти- әниләренә дә ярдәм булыр. Бар дөнья кышкы сафлыкка тулганда, табигать бәхетле килендәй ак күлмәген кигәндә кавышырлар әле.
Шау-гөр килеп үтте абыйсының туе. Көне дә бит нинди ямьле! Матур теләкләр теләнде, йоласына туры китерелеп үтте: килен төшерү, яшь киленгә су юлы күрсәтү, бирнә сатулар, хәтта туй барышында килен урлап, сатулашу... Җыр- бию, такмак әйтешүләр белән үрелеп барды бары да. Бүген кода- кодачаларны озаттылар. Кунаклардан икенче районда яшәүче апасы үз гаиләсе белән һәм яшьләр калды. Кичке якка табын корырга, кунак карарга булышкан күрше- тирәне чакырып аласы иде. Бергәләшеп барын да эшләп алдылар. Кунакка кадәр елга буена барып су коенып кайтырга булдылар.
Эссе кояшлы көн. Кызлар, йөгереп килешләй үк күлмәкләрен салып ыргыттылар да суга сикерделәр. Рәхәт тә соң колач ташлап суда йөзү!.. Нинди ләззәт! Көне буе эсседән алҗыган тәннәргә елганың җылымча суы сихәт өстәгәндәй. Егетләр чак кына читтәрәк. Чыр-чу килеп, кызлар су сибешеп алдылар. Чалкан ятып, агым уңаена ага башладылар. Кинәттән ни булды соң?!. Нурсидә бөтерелеп әйләнә башлады, ниндидер көч аны су төбенә суыра иде. Кычкырыйм, дип авызын ачкан иде, елганың төче суы авызына тулды. Йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды. Бата лабаса! Кыз бар көченә куллары белән судан тотанак эзләгәндәй чәбәләнә башлады. Менә бервакыт ул куллары белән ниндидер каты әйбергә тотынды. Су төбендәге үлән сырган таш ахыры. Чытырдатып шуңа тотынды һәм бермәл генә көчен туплагандай торды да бар көченә өскә таба этәрелде. Су өстенә калкып чыкты. Ярдәмгә ташланган егетләрнең тавышы колагына чалынгандай булды һәм ул аңын югалтып, бушлыкка очты.
Кызларның берсе Нурсидәне, битенә суккалап аңына китерергә тырыша иде, үзе үксеп елый. Кыз күзләрен ачты, томанлы күзләре белән бар тирә-якны байкап чыкты. Кешеләр йөгерешкәне, “Чоңгылга эләккәннәр бит!” “ Әнә су әйләнгән урыннан эзләгез.” “Билегезгә бау бәйләгез”. “Үзегез харап була күрмәгез.”-дип кычкырышкан тавышлар колагына чалынды. Апасы, җиңгәсе күренми. Кайдалар икән? Нигә алар минем янымда түгел? Бу сораулар Нурзидәнең миен ярып үтте. Шулчак ул кысып йомарлаган уң кулын күтәреп йодрыгын ачып җибәрде, һәм акылдан шашкан кешедәй торып йөгерде. “Апам, апам кая???” Яр буендагылар аны чак тотып калдылар. Кысып тоткан учында апасының чәч кыстыргычы иде. Башыннан кичкәннәр кино кадрлары кебек яңадан күз алдыннан үтте. Су төбеннән этәрелгәндә таш дигәне апасының башы,ә үлән дигәне чәче булган бит. “Апамны батырып мин үтергән булып чыгам!”- дип ачыргаланып елый башлады. Озак эзләделәр апасы белән җиңгәсен, тик эңгер төшкәндә генә чоңгыл төбеннән тартып чыгара алдылар. Нурсидә аларның үле гәүдәләрен күрү белән тагын һушын югалтты. Шулай итеп туй табыны ике мәетне озату мәтәменә әйләнде: җизнәсе белән абыйсы(туй көнне үк дигәндәй) икесе берьюлы хатыннарын югалттылар. Алай гынамы соң, ике яшьлек Инсаф белән яше дә тулып өлгермәгән Гөлназ әнисез калдылар. Сабыйларның йөрәге бу ачы кайгыны сизә иде бугай: һич кенә дә тынычландырып булмый.
Ә Гөлназ әле күкрәктән дә аерылмаган иде. Нурсидә ачы газап эчендә янып: “Апам үлемендә мин гаепле”- дип бертуктаусыз кабатлап, бер нөктага төбәлеп тик утыра. Мәрхүмәләрне җирләп кайтканнан соң, кискен бер карарга килеп, Нурсидә әти-әнисен, аннан да бигрәк җизнәсен шаккатырып:
-Апам минем аркада батып үлде, Гөлсөя апамның балалары алдында мин мең- мең тапкыр гаепле. Аларны әнисез калдырдым. Шулай булгач аларны үстерү, тәрбияләү, кеше итү минең бурычым. Бәлки, шулай гына, мин апам алдындагы бурычымны өлешләтә булса да түли алырмын. Җизни, мин синең белән китәм. Балаларны үземнеке кебек карармын.- дип әйтеп салды.
“Язмыш бит, әҗәле шулай булгандыр, өзә салма, балам,”- дип әти-әнисе, туганнары күпме генә өгетләп карасалар да, Нурсидә үз сүзендә торды. Җизнәсе бер сүз дәшмәде. Хәер, кайгылы чакта ни әйтә алсын , Нурсидә әйткәннәрне ул вакытта аңлап та җитмәде, бугай.
Менә бер ай инде Нурсидә җизнәсе өендә. Көннәре балалар белән мәш килеп үтсә, төннәрен ул балаларны кысып кочаклап сөя дә , алар йоклап киткәч, мендәр почмагын тешләп, ачыргаланып күз яшьләренә төелә. Апасын, Рәсүлен уйлый. “Ник кенә бардылар соң су коенырга? Әй, язмыш, ник шулай мәрхәмәтсез син , синең алдыңда нинди гөнаһаларым бар,”- дип такмаклый.- Ник шунда батып кына үлмәдем?!.” Ярый ла җизнәсе ишетми, күрше бүлмәдә йоклый. Көндезләрен дә бер- берсенә күтәрелеп карамыйлар. Апасының кырыгын укыткач, ЗАГСка барып язылыштылар. Кичкә каршы ул каядыр чыгып китте. Нурсидә җиңел сулап куйды. Балаларны юындырып йокларга салды, моңлы тавыш белән бишек җырын көйләп алды. Үзенең дә күзләрен йокы басты.
Кинәттән, яткан урыныннан йолкып дигәндәй алуга, дертләп, күздәрен ачты. Алдында аягында чак басып торган исерек җизнәсе иде.
-Җизни ни эшләвең бу? Балаларны уятасың, бар урыныңа ят.
-Ә син нигә монда? Бүгеннән син минем законлы хатыным. Шулай булгач, үзебезнең йокы бүлмәсенә әйдә, бурычыңны үтә .
Күпме генә тынычландырырга тырышса да, “айныгач сөйләшербез” дип караса да җизнәсе баш бирмәде. Нурсидәнең һәр әйткән сүзе, ялваруы, бушка булды. Алай гына да түгел, ялкынга керосин сипкән кебек иде, җизнәсе кызганнан- кыза барып, Нурсидәне ян бүлмәгә сөйрәде. Өстендәге киемнәрен ерткалап, өзгәләп ташлады. Ә кыз кычкыра да алмады. Балалар куркып уянырлар, дип курчалады. Күзләрен кан баскан, усал ерткычтай җизнәсе аны төне буе мәсхәрәләп чыкты. Таң алдыннан гына каты хырлап йокыга китте. Нурсидәнең елар хәле дә, күз яшьләре дә калмаган иде. Бөтен тәне авырта. Әй кыз бала язмышы!.. Ир хатыны булып китүен шулай күз алдына китерә идемени ул? Бәхет, яңа тормыш башлануы шатлык китерергә тиеш иде бит. Күңелдә рәнҗеш, йөрәккә ачы кан сауган, хәсрәт яшьләре белән тулган мәшһәрле чын гаилә тормышы шулай башланды Нурсидәнең. Ипле генә йөргән җизнәсен җен алыштырды микән әллә?!. “Исереклеге белән шулай кылангандыр. Ярый, айныгач гафу үтенер әле. Үзем сайлаган язмыш.,- дип үз-үзен юатты.
Ялгышты Нурсидә. Җизнәсе гафү үтенмәде. Исерек чагында да, аек баштан да шул кылыгын һәр төн кабатлап торды, кул күтәргән чаклары да ешая барды. “Моңа кадәр тимәдем, кайтып китәрсең дип курыктым. Ә хәзер син минем законлы хатыным.Кырык көн буе түзгәнемә рәхмәт укы. Апамны алыштырам, балаларны әниләре кебек карармын, дип үзең әйттең... Мин монда сине көчләп алып килмәдем, үз теләгең белән килдең. Апаңны син үтердең, гаепле кеше үз җазасын алырга тиеш. Әти-әниеңә, туганнарыңа зарланып кына кара!”-дип көн саен дигәндәй кисәтә торды. Тешен кысып түзде Нурсидә. Кеше алдында, балалар янында елмаеп- көлеп торса, ялгыз калган чакларында буылып-буылып күз яшьләрен түкте. Эшкә урнашырга да ризалыгын бирмәде җизнәсе. Акчага да үзе хуҗа иде. Кирәк- яракка тиененә кадәр исәпләп бирде. Әлбиттә, балаларына ул көн саен диярлек бүләген дә, тәмлекәчләрен дә, кием-салымын да алып кайтып торды. Анысына Нурсидә бик сөенә иде. “Өйдә утырасың, сиңа кием кирәкмени? Ана, әти-әниеңә барганда кияргә бер яхшы күлмәгең бар, җиткән сиңа”-дип хатынына авыз ачарга да ирек бирми...
Бүген Инсафка җиде яшь.Тиздән беренче сыйныфка барачак. Нурсидә иренә эндәшеп тормый әти-әнисен кунакка чакырды. Алар монда чакта, тынычлап
калырга иде исәбе. Җизнәсе дә алар алдында май кояшы кебек балкый, бәхетле гаилә имеш, алар. Йөгерә- төшә өстәл әзерләде, бәлешен, тортын пешерде. Торт өстенә куярга шәмнәр юк икән. Тиз генә кибеткә чыгып керде. Тортның өстен матур итеп бизәп шәмнәрне тезеп чыкты. Табын өстәле бик матур булды. Балаларны бакчадан алып кайтырга кирәк. Тиздән кунаклар да килеп җитәр. Тышкы якта аяк тавышлары ишетеп, тизрәк барып ишекне ачты. Каршында салмыш ирен күреп йөрәге жу итеп китте. Өстенә бозлы су сиптеләр мени! Нишләп иртә кайткан, эш сәгате бетмәгән бит әле?!. Ишектән керешләй хатынның өстеннән киемнәрен аерып төшерде, идәнгә егып салды һәм... Эш бетереп, зур батырлык эшдәгәндәй түргә узды. Бәйрәм табынын күреп, күзләрен акайтты, торт өстендәге шәмнәр тәмам чыгарыннан чыгарды:
-Эшләп тапкан акчаң булгач, теләсә нигә бетерергә ярыйдыр шул. Тагы нинди кунак? Акча туздырырга оста инде син.
Нурсидә авыз ачып сүз әйтергә дә өлгермәде, ир өстәлне түңкәреп тә җибәрде. Шулчак ишектән әти-әнисе килеп керде. Өс- башы тузган, ертык киемдәге ярым-шәрә, беләкләрендә күгәргән таплар булган кызларын, түңкәрелгән өстәлне, күзенә кан сауган кияүләрен күреп шак катып калдылар. Ничәмә еллар буе кызларының тәмугта яшәгәнлеге менә шулай ачылды аларга. “ Апаң үлемендә үзеңне юкка гаепләп тәмуг җазасы алып яшәгәнсең икән, балам”-диеп ачыргаланды әнисе. Башкача бер минутка да Нурсидәне монда калдырасылары килми иде. Кием- салымын да алып тормый (хәер киеме бар идемени инде аның), юл уңаенда оныкларын балалар бакчасыннан алдылар да үз авылларына кайтып киттеләр. Нурсидәнең сүз эндәшер, каршы килергә хәле юк иде. Яшәү нуры сүнгән күзләре белән бушлыкка төбәлеп тик утырды. Әти-әнисе алдында аңа оят иде.
Аерылыштылар. Ир балаларны бирмәде. Нурсидә белән яшәгәндә үк ( бәлки апасы исән чакта да) чыбалып йөрегән хатынны аерылышканчы ук алып кайтты.
Нурсидә эшкә урнашты. Коллективы бик яхшы булып чыкты. Эш хакы да ярарлык. Җайлап тән ярасы гына түгел, җан яралары да төзәлде. Тик Инсаф белән Гөлназны бик сагына иде. Ир балаларны күрергә килергә дә ризалык бирмәде. “Синең балалар түгел алар!”- дип кырт кисте. Хәтта нәнәй- картәтиләре белән дә аралаштырмады. Уртак балалары булмады. Ирнең юньсезлеге сәбәпче булды моңа. Балага узуын белеп калган саен эчен төя иде. Кан коелып ятса да, ләваханәгә барырга рөхсәт булмады.
Тамугтан арынуына өч ел вакыт узды. Бергә эшләгән ипле генә, хатыны бала тапканда вафат булган тол иргә кияүгә чыкты. Сабыен да коткарып кала алмаганнар. Инде бала таба алуына өмете өзелгән Нурсидәнең улы туды. Ир кулларында дигәндәй күтәреп йөретте яшь ананы. Тулы гаилә... Тик Нурсидәдә иренә карата ихтирам гына иде күңелендә. Тормыш дәвам итә. Кем белә, бәлки сөю чаткысы кабыныр Нурсидә күңелендә дә...
Һәркем гаиләле булырга тиеш. Бигрәк тә ир-ат: йорт салырга, ул үстерергә, бер булса да агач утыртырга. Рәсүл Нурсидәнең җизнәсе белән яши башлавын ишеткәч, ерак Себер якларына чыгып китте. Кызга карата үпкәсе зур иде . Ике елдан өйләнде. Озак яшәмәде хатыны белән. “Бәлки Нурсидәмне оныта алырмын”-дип кенә өйләнгән иде. Ярату хисе булмагач, балалары булганчы ук аерылышты. Ничәмә еллар үткәч. Рәсүл икенчегә өйләнде. Үкенүле булды икенчегә тормыш коруы. Чөнки әниләре Нурсидәне ерткыч ир кулыннан йолкып алып кайтырга бер атна гына кала Рәсүл икенчегә никах укытты. Нурсидәсенең шул еллар буе ничек яшәвен шул чакта гына ишетте ул. Ул чакларда ник мәхәббәте өчен көрәшмәве өчен әле килеп үкенә дә бит, соң инде: терсәкне тешләп булмаган кебек , үткәннәрне дә кире кайтарып булмый. Сөйгәне өчен йөрәге әрнеде.
Белмим... Бу хәлләрне аңлатырга мин дә сүз таба алмыйм. Язмышның ачы көлүеме, әллә бу дөньяда саф сөю белән бер-берсен яратучыларның бик сирәкләрен генә Аллаһы Тәгалә кавыштырамы? Нилектән шулай?!. Әй,язмыш!!!
Фото: https://pixabay.com/