Һәркем дөньяны үзенчә күрә. Елена Ватракшина да фотокамера аша тирә-якны үзенчә кабул итә. Кояшның тәүге нурлары, чыршыларда җем-җем иткән кар бөртекләре, туган колледжы һәм яраткан студентлары – болар барысы да аның фоторәсемнәрендә чагылыш тапкан.
Ул Н. М. Сибирцев исемендәге Аксен агросәнәгать колледжының уку-укыту бүлеге секретаре, бер үк вакытта “Авыл хуҗалыгы технологияләре” остаханәсе мөдире эшен дә алып бара.
-Фотога төшерү белән күптән түгел генә шөгыльләнә башладым, - ди Елена Геннадьевна. – Социаль челтәрләрдәге үз битемдә уку йортының һөнәри юнәлешле эше турындагы фотоларны гына түгел, укучыларны, аларның яңалыкларны өйрәнүен, кичерешләрен дә төшерергә кирәклеген аңладым. Тагы мин саф һавада йөрергә һәм үземне уратып алган дөньяны, тирә-якны төрле ракурсларда сынап карыйм.
Яшь белгеч тумышы белән Бишбүләк авылыннан. Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, технолог һөнәренә ия булган һәм монда эшкә калган. Шушында Ким авылында булачак тормыш иптәшен очраткан. Сергей Николаевич Аксен колледжында математикадан укыта һәм “Сити-фермерлык” остаханәсе мөдире вазыйфасын да алып бара.
Елена – фоторәссам генә түгел, районның иң көчле спортчы хатын-кызларының берсе дә. Студент елларыннан ук армспорт белән шөгыльләнә. Төрле ярышларда катнашып күп тапкыр җиңүче һәм призерлар рәтенә чыга. Бөтенрусия ярышларында сигезенче урын яулый. Былтыр Әлшәй районы профсоюз оешмалары, хезмәт коллективлары, авыл биләмәләренең кышкы спартакиадасында хатын-кызлар арасында көмөш призер булды.
Кайда гына йөрсә дә, нинди генә чарада катнашса да, ул иң кызыклы вакыйгаларны, кабатланмас мизгелләрне фотога төшереп калырга тырыша.