Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
21 декабрь 2017, 02:00

Ветеринария хезмәтендә - “кызу линия”

Соңгы елларда илебездә эпизоотик хәл катлаулы кала.

Соңгы елларда илебездә эпизоотик хәл катлаулы кала. Республика территориясенә бруцеллез, тилчә, дуңгызларның Африка чумасы, сыер малларында нодуляр дерматит һәм башка аеруча хәвефле авыруларны кертү һәм тарату куркынычы саклана, аларның таралу чыганагы булып рөхсәтсез мал ташу тора.
Оператив мәгълүмат алу һәм ашыгыч чара күрү өчен Башкортстанның Ветеринария идарәлеге “кызу линия” булдырды.
Республикада яшәүче һәр кеше түбәндәге
-законсыз мал һәм терлекчелек продукциясе кайтарту (ташу),
-малларның күпләп чирли башлавы һәм зыянлавы,
-йорт һәм кыргый хайваннарның үләксәләрен табу,
-сатылган терлекчелек продукциясенең хәвефсезлеге,
-дәүләт ветеринария хезмәтенең эше буенча искәрмәләр һәм тәкъдимнәр,
-хайваннарның аеруча хәвефле авыруларын кертү һәм таратуга бәйле башка мәсьәләләр буенча мәгълүмат бирү һәм аңлатма алу өчен 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр 8-800-77-55-828 “кызу линия” телефоны аша бушлай мөрәҗәгать итә ала.
Гомум тырышлык белән генә без республикабыз территориясен йогышлы авырулар кертелүеннән һәм таралуыннан ышанычлы саклый алабыз!
Республиканың Ветеринария идарәлеге.
Читайте нас: