Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
2 февраль 2018, 02:00

Сайлау көнендә өйдә булмыйсызмы?

Ул чакта гаризалар кабул итү пунктына килегез

Ул чакта гаризалар кабул итү пунктына килегез
Әгәр 18 мартта сез вахта ысулы белән эштә, командировкада, дәвалау урынында яки кунакта, бер сүз белән әйткәндә, яшәгән урыныгыздан еракта булсагыз, тавыш бирүнең яңа тәртибеннән файдалана аласыз.
Алда торган сайлауларның төп яңалыгы – яшәгән җирдән читтә сайлау мөмкинлеге турында без хәбәр иткән идек инде. Шуңа бәйле территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәйлә ШӘФЫЙКОВАга берничә сорау бирдек.
-31 гыйнварда, яки иртәгә, сайлау көнендә яшәгән урыннарыннан читтә булачак гражданнардан гаризалар кабул итү пункты эшли башлый. Алар кайда урнашкан һәм нинди режимда эшләячәк?
-Территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан республикада 109 пункт ачылачак. Моннан тыш, гаризаларны Күпфункцияле үзәкнең 74 филиалы һәм бүлекчәләрендә, дәүләт хезмәтләре порталы аша, ә 25 февральдән участок комиссияләрендә тапшырырга мөмкин.
Хәтерегезгә төшерәбез, мөрәҗәгать иткәндә гаризаны кайда теркәлүгә карамастан, теләсә нинди авыл биләмәсенең территориаль комиссиясендә, Күпфункцияле үзәк филиалында яки бүлекчәсендә язарга мөмкин.
-Гаризада сайлаучының нинди участокта тавыш бирергә теләвен күрсәтергә кирәкме? Мәсәлән, гариза тапшырганда Раевкада булып, үзең Уфада тавыш бирергә теләсәң, сайлау участогы санын һәм аның кайда урнашуын ничек белергә?
-Моны үзаллы эшләү өчен ике ысул бар. Беренчедән, Русия Үзәк сайлау сайтында “ТИК и УИК на карте России” сылтанмасы бар, аның буенча Президент сайлауларында эшләячәк участок сайлау комиссияләре һәм территориаль сайлау комиссияләре урнашкан интерактив карта ачыла, ул якында урнашкан сайлау комиссияләрен күрсәтә. Сайлаулар көнендә үзең булачак урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертелү турында гаризаны бирәчәк территориаль сайлау комиссиясе билгесенә бассаң, бәйләнеш өчен мәгълүмат килеп чыга. Илнең башка төбәкләрендәге территориаль һәм участок комиссияләре адресларын да шулай ук бүлекнең эзләү системасы буенча табарга мөмкин.
Моннан тыш, Русия Үзәк сайлау комиссиясендә мәгълүмати-белешмә үзәк эшли. Шалтыратулар күпканаллы 8-800-707-2018 яки 8 (495) 727-2018 телефоннары буенча кабул ителә. Элемтә операторына тавыш бирү көнендә сайлаучының нинди адрес буенча булуын әйтергә кирәк, аннары нинди участок комиссиясе икәнен әйтәчәкләр, ул инде үз чиратында сезне сайлаучылар исемлегенә кертә. Мәгълүмати-белешмә телефоны аша комиссиянең адресын һәм санын белергә дә мөмкин.
Барлык кирәкле мәгълүмат республиканың Үзәк сайлау комиссиясе сайтында да урнаштырылган.


Сайлаулар вакытында үзең булачак урында сайлаучылар исемлегенә кертеү турында гариза Раевка авылы, Ленин урамы, 113 адресы буенча территориаль сайлау комиссиясендә 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр, эш көннәрендә – 9 сәгатьтән 20 сәгатькәчә, ял көннәрендә – 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Күпфункцияле үзәктә гаризалар бүлекчәнең (Раевка авылы, Ленин урамы, 111) эш графигына ярашлы кабул ителә.
Читайте нас: