Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
12 февраль 2018, 02:00

Президентлыкка сигез кандидат калды

Үзәк сайлау комиссиясе алда торган сайлаулардатеркәлү өчен дәүләт башлыгы посына дәгъва итүчеләрдән документлар кабул итүнетәмамлады.

Үзәк сайлау комиссиясе алда торган сайлауларда теркәлү өчен дәүләт башлыгы посына дәгъва итүчеләрдән документлар кабул итүне тәмамлады. Русия Президентын сайлауда тавыш бирү бюллетенендә сигез кандидат күрсәтеләчәк.
Тавыш бирүчеләрдән җыелган култамгаларны Владимир Путин (үзен-үзе күрсәткән), сәяси партияләрдән кандидатлар Григорий Явлинский (“Яблоко”), Борис Титов (“Үсеш партиясе”), Сергей Бабурин (“Русия гомум халык союзы”), Ксения Собчак (“Гражданлык инициативасы”) һәм Максим Сурайкин (“Русия коммунистлары Коммунистлар партиясе”) тапшырды.
Парламент партияләреннән ике кандидат – Владимир Жириновский (ЛДПР) һәм Павел Грудинин (Русия Федерациясе Коммунистлар партиясе) закон буенча култамгалар җыюдан азат ителде. Алар да Русия Федерациясе Президентына кандидат булып теркәлде.
-Башка кандидатлар, кызганычка каршы, «дистанциядән төшеп калды». Сайлау кампаниясендә катнашучы кандидатлар саны 10 февральдә, Русия Үзәк сайлау комиссиясе култамгаларны тикшерүне тәмамлагач, билгеле булачак, - дип хәбәр итте Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: