Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
27 февраль 2018, 02:00

Башкортстанда икенче тапкыр ата-аналар форумы узачак

Республика Дәүләт җыелышы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чара 19 майда үткәреләчәк. Беренче форум Башкортстан Башлыгы инициативасы белән республикада былтыр 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә үтте.

Республика Дәүләт җыелышы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чара 19 майда үткәреләчәк.
Беренче форум Башкортстан Башлыгы инициативасы белән республикада былтыр 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә үтте. Аны оештыручылар үз алдына ата-аналар берләшмәсенә психологик һәм методик ярдәм күрсәтү, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә гаилә мөмкинлекләрен дөрес файдалану, балаларның һәм яшьләрнең психик һәм физик сәламәтлеген ныгыту буенча анык чаралар билгеләү бурычын куйган иде.
Республиканың Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, бик күп ата-аналар үзләре активлык күрсәтә, хезмәттәшлек итәргә тели, методик, консультатив һәм технологик ярдәм көтә. Икенче республика ата-аналар форумы гомум тырышлыкны берләштерергә ярдәм итәчәк һәм гаиләдә, мәктәптә нәтиҗәле тәрбия системасын булдыру өчен яңа юнәлешләр билгеләячәк.
2018 елның республикада Гаилә елы дип игълан ителүе һәм шулай ук бөтен илебезнең “Балачак унъеллыгы”на керүе дә чарага актуальлек өстәячәк.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: