Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
6 апрель 2018, 02:00

Тоталь диктантка чакырабыз

Ел саен үткәрелүче бу акция 14 апрельдә узачак.

Ел саен үткәрелүче бу акция 14 апрельдә узачак.
Беренче тоталь диктант 2004 елда Новосибирск дәүләт университетында үткәрелде. 15 ел эчендә акция бөтен дөньяга таралып,былтыр ул 71 илдә үткәрелде һәм анда 866 шәһәрдән 200 мең кеше катнашты.
Диктант өчен тексларны билгеле язучылар әзерли. Быел аны 2015 елда “Зур китап” премиясен алган “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы Гүзәл Яхина тәкъдим итәчәк.
Безнең районда тоталь диктант Раевка гимназиясендә үткәреләчәк. Ул 13 сәгатьтә башлана. Акцияның координаторы - Раевка 4нче урта мәктәбе укытучысы Э. Ш. Шевяхова.
Чарада катнашу өчен totaldict. ru сайтында теркәлеп, Раевка авылы битенә керергә, мәйданчыкны (Раевка гимназиясе) сайларга, “Теркәлергә” төймәсенә басарга һәм арытабан инструкция буенча эш итәргә. Бу диктантны тикшергәннән соң шәхси кабинетта үз нәтиҗәгезне белү өчен кирәк. Теркәлүне шулай ук диктант үткәрү урынына килгәч тә үтәргә мөмкин.
Мәгариф бүлеге.
Читайте нас: