Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
11 апрель 2018, 02:00

ТАШКЫН БАШЛАНДЫ

Республика Хөкүмәте, район хакимиятләре, авыл биләмәләре дәрәҗәсендә ел саен ныклы игътибарга, контрольгә алынучы хәлләрнең берсе – язгы ташу. Эрегән кар сулары, ярларыннан чыгып, җәелә башлаган елгалар үз стихиясенә чумды – республикада язгы ташу башланды.

Республика Хөкүмәте, район хакимиятләре, авыл биләмәләре дәрәҗәсендә ел саен ныклы игътибарга, контрольгә алынучы хәлләрнең берсе – язгы ташу. Эрегән кар сулары, ярларыннан чыгып, җәелә башлаган елгалар үз стихиясенә чумды – республикада язгы ташу башланды.


Быел ташу ничек үтәр? Зур зыян салмасмы? Белгечләр фаразы нинди? Әзерлек чараларының кайсысын көчәйтергә? – февраль урталарыннан ук хөкүмәттә шушы мәсьәләләр белән шөгыльләнүче ташкынга каршы комисия оештырылды. Әзерлек чаралары күрелде. Ташуга каршы чаралар планы эшләнеп, расланды. Җаваплы кешеләр билгеләнде. Әйткәндәй, республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Виталий Тюр февральдә үк: “Быел кышын кар аз булгач, ташкын да көчле булмый дигән сүз түгел. Кинәт җылытса, яңгырлар явып үтсә, ташу ярыйсы ук көчле дә булырга мөмкин”, - дигән иде.

Ныклап әзерләнделәр

Ә бит күпләр шулай уйлады да. Күреп тордык – быел кар аз яуды. Башкортстанның гидрометеорология һәм тирә-як мохитне күзәтү идарәсе биргән мәгълүматлар буенча, кардагы су запасы республиканың төрле районнарында 30% алып 60% кадәр тәшкил итте. Белгечләр мондый гына кар күләме көчле ташуга сәбәп була алмый дигән фикерне җиткерделәр. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе начальнигы Марат Латыйпов язны фаразлаулар ел саен төрлечә була диде: кайдадыр кар күп, боз аз яки, киресенчә.

“Без һәрвакыт үзебезне начар сценарийга әзерлибез – кар да күп, боз да калын, кинәт җылыта башларга, йортлар су астында калырга мөмкин дигән хәлне күз уңында тотабыз. Барлык көчебезне, әзерлек чараларын нәкъ шундый хәлләр килеп чыкса дип исәплибез”, - диде ул. Шушы күзлектән чыгып, быел да март башларында ук һәр районда югарыда әйтеп үтелгән көчләр, чараларны карап, тикшереп чыктылар. Су басу ихтималы булган урыннар да билгеләнде, кирәк булса дип, бозны шартлатучы командалар белән килешүләр төзелде.

Быел республикада боз тыгылу ихтималы булган 8 участок билгеләнгән иде. Аларны җайга салу өчен 12 тонна шартлаткыч матдә әзерләнде, 41 белгеч һәм 15 берәмлек техника бар.

Ел саен язгы ташу вакытында су астында калу ихтималы булган урыннар билгеләнә. Шуларның берсе - Белорет районының Габдүк авылы. Инзәр елгасының ташуы авыл халкы өчен куркыныч тудыра. Быел да, башка еллардагы кебек, биредә гидропост урнаштырылды. Башка кисәтү системалары белән бергә, гидропост та язгы ташу вакытында кешеләрне куркыныч барлыгы турында үз вакытында кисәтә. Барлыгы республика буенча 8 елгада шундый 14 автоматлаштырылган гидропост урнаштырылды. Алар ташу вакытында елгаларга якын урнашкан торак пунктларының иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Зыян күрүчеләр юк

Башкортстанда ташу башланып кына тора әле. 30лап торак пунктын су баскан. Алдагы көннәрдә 20 меңләп өйне су басарга мөмкин диләр. Әйткәндәй, Идел буенда ташу аркасында федераль трассаны яптылар.

Республиканың 31 муниципалитетында йортларны, йорт яны участокларын, урамнарны су басу турында 310 мәрәҗәгать теркәлгән. Уфага якын урнашкан авылларны да су урап узмый – 10 апрельгә 78 су басу очрагы теркәлгән. Шуларның 58ендә хәлләрне җайга салганнар.

Агыйдел елгасы да уянды – Салават шәһәре һәм Табынское авылы яныннан боз кузгалу күзәтелә.

Стәрлетамак районында Стәрле һәм Ашкадар елгалары, Бишбүләк районында – Дим, Кырмыскалыда – Өршәк, Ишембайда – Тайрук, Мишкәдә – Кыңгыр һәм Бөре, Зианчурада Касмарка елгалары кузгалды.

Башгидромет мәгълүматлары буенча, Охлебинино һәм Уфа районнарында Агыйдел 47 см.га күтәрелгән. Чәрмәсән дә калышмый – Чакмагыш районының Яңа Йомран авылы янында су күләме тәүлек эчендә 108 см.га арткан.

Уфа янындагы Булгаково авылы да эрегән кар суларыннан котылып кала алмаган – биредә 4 йорт яны участогын су баскан. Зыян күрүчеләр юк. Бәхеткә, су баскан участокта социаль әһәмияткә ия булган, куркыныч объектлар юк. Азык-төлек, медикаментлар, эчә торган су запасы җитәрлек. Тормыш алып бару өчен кирәкле системалар эштән чыкмаган. Кешеләрне эвакуацияләргә кирәк булса дип, урындагы лицей бинасында вакытлыча яшәү урыны булдырылган.

7 апрель көнне бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә Стәрлетамак районы Марьевка авылының Речная урамында 9 йорт яны территориясен су басу турында хәбәр ителгән. Бәхеткә, биредә дә зыян күрүчеләр булмады. Биредә ташкын суын “озату” өчен трактор белән берлектә мотопомпа эшли.

Быел ташкынга каршы чараларга дип 6 млн 632 мең сум акча бүленде.

Руфина Таҗиева.
P.S.

16 апрельдә язгы ташуга һәм янгыннар чыгу куркынычы булган чорга әзерлек максатында Башкортстан Республикасында яшәүче халыкка хәбәр итүнең үзәкләштерелгән төбәк системасын комплекслы тикшерү үткәрү планлаштырылган.

Бу көнне электр сиреналары кабызыла, теле һәм радиоканалларда “Барыгызга да игътибар!” кисәтү сигналы белән түбәндәге эчтәлекле хәбәр яңгыраячак: “Барыгызга да игътибар! Башкортстан Республикасы халкы һәм хөрмәтле кунаклар! Хәбәр итү системасын техник тикшерү үткәрелә! Тәртип һәм тынычлык саклавыгызны үтенәбез!”

"Өмет" гәзитеннән.



0


Читайте нас: