Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Игътибар
12 апрель 2018, 02:00

Продукциянең электрон ветеринария сертификаты булу мотлак

Россельхознадзор контролендәге бөтен товарлар 2018 елның 1 июленнән “Меркурий” Федераль дәүләт мәгълүмат системасында мотлак электрон сертификатлау үтәргә тиеш, бу аларның чималдан алып магазин киштәләрендәге әзер продуктка кадәр юлын күзәтү мөмкинлеге бирәчәк.

Россельхознадзор контролендәге бөтен товарлар 2018 елның 1 июленнән “Меркурий” Федераль дәүләт мәгълүмат системасында мотлак электрон сертификатлау үтәргә тиеш, бу аларның чималдан алып магазин киштәләрендәге әзер продуктка кадәр юлын күзәтү мөмкинлеге бирәчәк.
Хәзер кагәзь сертификатлар куллану туктатыла, ә мотлак ветеринария контроле үтәргә тиешле товарларга ветеринария озату документлары электрон формага күчә. Ветеринария контроленә барлык терлекчелек продуктлары (исемлек РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2015 елның 18 декабрендәге 648нче боерыгы белән расланды) керә, мәсәлән, балык, ит, сөт, сыр һәм башкалар.
Дәүләт ветеринария хезмәте контролендә булган продукция сатучы ит комбинатлары, кошчылык фабрикалары, дистрибьюторлар һәм сәүдә челтәрләре, ваклап сату магазиннары, җәмәгать туклануы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар өчен сертификат булу мотлак.
“Меркурий” системасында теркәлергә өлгермәгән һәм терлекчелек продукциясен җитештерү, эшкәртү, сату һәм алып сату белән шөгыльләнгән хуҗалык итү субъектларына (шул исәптән малтабарларга) ашыгыч рәвештә Әлшәй район ветеринария станциясенә (Раевка авылы, Коммунистик урамы, 16, тел. 2-26-96) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гариза бланклары үрнәкләре БР Ветеринария идарәлеге сайтының “Электрон ветеринария сертификатлавы” бүлегендә урнаштырылган.
Район хакимиятенең икътисади үсеш бүлеге.
Читайте нас: