Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
5 июнь 2018, 02:00

Июньдә ял көннәре

Июньдә безне Русия көне һәм Ураза бәйрәме уңаеннан озайлы ял көтә.

Июньдә безне Русия көне һәм Ураза бәйрәме уңаеннан озайлы ял көтә.
Быел 12 июнь – Русия көне сишәмбегә туры килә. Русия Хөкүмәте ял көнен шимбә, 9 июньнән дүшәмбе 11 июньгә күчерү турында карар кабул итте.
Республика Хөкүмәте карарына ярашлы, 2018 елда 15 июнь – Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көне итеп игълан ителде.
Шулай итеп, республиканың Хезмәт министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, биш көнлек эш атнасында 10, 11, 12 һәм 15, 16, 17 июнь ял көннәре булып тора.
Бәйрәмнәргә бәйле, пенсияләр һәм башка социаль түләүләр китерү графигы үзгәрәчәк.
Пенсияне 5 һәм 6 июньдә алучылар аны – 5 июньдә, 7 һәм 8 июнь өчен – 6 июньдә, 9 һәм 10 июнь өчен- 7 июньдә,11е өчен – 8 июньдә, 12е өчен - 9 июньдә, 13е өчен – 11 июньдә, 14 һәм 15 июньдә алучылар – 13 июньдә, 16 июнь өчен – 14 июньдә, 17 июнь өчен пенсияне 16 июньдә алачаклар, дип хәбәр иттеләр Пенсия фондының Әлшәй районындагы идарәлегеннән.
Русия Федераль салым хезмәтенең БР буенча 31нче районара инспекциясе, территориаль салым органнары гражданнарны шимбә, 9 июньдә 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр, пәнҗешәмбе, 14 июньдә 9 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр кабул итәчәк, дип хәбәр итә.
Читайте нас: