Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Игътибар
5 июль 2018, 02:00

БЕРКАЙЧАН ДА БОЛАЙ ЭШЛӘМӘ!

Тормышыбызга Интернет үтеп керүгә барыннан да элек җинаятьчеләр шатлангандыр, мөгаен.

Тормышыбызга Интернет үтеп керүгә барыннан да элек җинаятьчеләр шатлангандыр, мөгаен. Интернетның мөмкинлекләре арту белән алар кешеләрне төп башына утырту юлларын да арттыра. Бүген беркем дә, мин Интернетта балык кебек йөзәм һәм беркайчан да җинаятьчеләр кармагына эләкмәячәкмен, дип әйтә алмый торгандыр, чөнки алар көннән-көн камилләшә, үткенләшә, шомара. Бу җәһәттән Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан алынган киңәшләргә игътибар итәрсез, дип ышанабыз.


1. Сез автомобиль отуыгыз турында электрон хәбәр алдыгыз һәм призны алу өчен сездән акча күчерүне сорыйлармы?
Беркайчан да билгесез кеше­ләрнең электрон исәп­ләренә акча күчер­мәгез.
Уенда катнашмыйча приз оту ихтималлыгы нульгә тиң, ә билгесез электрон кошелекка күчерелгән акчаны кире кайтару бөтенләй мөмкин түгел диярлек.
2. Сез интернет-кибет­тән арзан хакка яңа кесә телефоны, ноутбук яисә фотоаппарат сатып алырга карар иттегез, әмма кибет алдан акча күчерергә кушамы?
Беркайчан да кесә телефо­нының электрон кошелегына яисә исәбенә акча күчермәгез.
Интернет-кибет товар өчен акчаны мондый төрдә ала алмый. Әгәр дә сездән товарга акчаны экспресс-түләү терминаллары аша түләүне яисә электрон кошелекка күчерүне үтенсә­ләр, мошенниклар белән эш итүегез көн кебек ачык.
3. Банк картагызга блокировка салынуы турында смс-хәбәр килдеме?
Беркайчан да смс-хәбәрдә күрсәтелгән адрес буенча акча күчер­мәгез, ул килгән номерга шалтыратмагыз, җавап итеп смс җибәрмәгез.
Бу очракта иң дөрес юл — картагызны чыгарган банкка шалтырату. Аның телефоны картаның икенче ягында язылган.
4. Электрон белешмә­ләр тактасында яисә социаль челтәрдә күптән эзләгән товарыгызны таптыгыз һәм ул башка урыннардагыга караганда күпкә арзанрак торамы?
Беркайчан да, контр­агент­ның ышанычлы булуына инанмыйча, электрон кошелекка акча кү­чермәгез.
Аның белешмәләр тактасындагы рейтингын карагыз, башка сатып алучы­ларның отзывларын укыгыз, аның хакында Интернетта мәгъ­лүмат эзләгез. Товарның ни өчен бу кадәр арзан булуы турында уйланыгыз, сатучының нинди гарантия­ләр бирүен белегез.
5. Интернет аша авиабилетлар сатып алырга телисезме?
Беркайчан да тикше­рел­­мәгән һәм билгесез билет сатучы сайтлар белән файдаланмагыз.
Билетка базарда үзен уңай яктан күрсәткән авиакомпания яисә агентлык сайты аша заказ бирегез. Акчаны электрон кошелекларга яисә чит ил исәп­ләренә күчермәгез. Шик туганда авиакомпания вәки­ленә мө­рәҗәгать итегез.
6. Открытка, музыка, картинка яисә программаны күчерүгә ссылка белән СМС яисә ММС хәбәр алдыгызмы?
Беркайчан да хәбәрдә күрсә­телгән ссылкага кермәгез.
Анда кереп, уйламаган җирдән телефонга вирус кертергә яисә түләүле хезмәтләргә подписка ясарга мөмкинсез. Хәбәр танышыгыздан килсә дә, башта аны нәкъ ул җибәрүенә инаныгыз.
7. Интернетта аралашасызмы һәм социаль челтәр­ләрдә аккаунтларыгыз бармы?
Беркайчан да шәхси мәгълү­матларыгызны барлык кеше күрерлек җирдә урнаштыр­магыз һәм аны читләргә җи­бәрмәгез.
Челтәрдә кем белән арала­шуыңны белмисең, чит фотография артында теләсә кем яшеренә ала. Видео һәм аудиотрансля­цияләр, шулай ук челтәр­дәге язышулар җинаять­челәр тарафыннан саклап калынып, соңрак сезгә каршы файдаланылырга мөм­кин.
Резеда ФАЗЫЛОВА.

Читайте нас: