Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Игътибар
24 июль 2018, 02:00

Кош-корт кизүе – Башкортстан чигендә

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтүе буенча Федераль хезмәт хәбәр итүенчә, Русия Федерациясе территориясендә үтә хәвефле кош-корт кизүе киң таралган.

Бу авыру Курск, Самара, Пенза, Саратов, Орел, Смоленск, Ростов һәм Түбәнге Новгород өлкәләрендә, шулай ук Татарстанда һәм Чувашстанда шәхси ярдәмче хуҗалык тоткан гражданнарның йорт кошлары арасында теркәлгән. Аеруча кош-корт кизүенең Башкортстан чигенә килеп җитүе борчуга сала.

Хөрмәтле әлшәйлеләр! Куркыныч авыруга юл куймау максатында (ул барлык кош-кортка гына түгел, ә төрле хайваннарга һәм кешегә дә йога) район ветеринария хезмәте йортлардагы тавык, үрдәк, каз, күркәләрне урамга чыгармаска, аларның күчмә кошлар белән аралашуына юл куймаска киңәш итә. Сыйфатлы һәм хәвефсез азык кына куллану, хәвефсезлек гарантиясе булмаса, аларны сатып алмау һәм кыргый кошлар үтеп керә алмаслык урыннарда саклау зарур. Күп очракта грипп азык, су аша һәм инфекция йоктырган коштан күчә.

Авыруны йоктырмас өчен рөхсәтсез сату иткән урыннарда кош ите һәм йомырка алмаска кирәк. Йорт кошларында авыруның беренче билгеләре күренсә һәм алар зыянласа, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез. Һәм, әлбәттә, аларны ашатканда хәвефсезлек һәм шәхси гигиена кагыйдәләре турында да онытмаска кирәк.

Барлык төр йорт һәм кыргый су кошларында үтә хәвефле бу кизүнең клиник билгеләре: кош актив түгел, тирә-яктагыларга игътибарсыз, үз-үзен гадәттәгечә тотмый, башын артка ташлый, аны селки-селки боргалый, муены кыешая, ютәлли, төчкерә, танавыннан су ага, тавыкларның кикреге һәм алкалары шешә һәм күгәрә. Инкубация чоры бер тәүлектән алып өч атнага кадәр сузыла.

Авыру ачыкланган очракта барлык кош-корт юк ителә һәм карантин салына, чикләүләр кертелә.

Әгәр сез йомырка, кош-корт һәм кош итен рөхсәтсез сатуларын күрсәгез һәм аның сыйфатын һәм хәвефсезлеген раслаучы ветеринария документлары булмаса, кичекмәстән 8-800-77-55-828 “кызу линия” телефоны аша дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез. Әлшәй район ветеринария станциясе телефоны: 2-26

-96.
Читайте нас: