Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
22 август 2018, 02:00

Беренче чиратта-хәвефсезлек

Районда малларга тулы идентификация үткәрү дәвам итә Бүгенге көнгә райондагы, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге һәм фермер хуҗалыкларындагы барлык эре һәм вак маллар биркаланган. Саннар теле белән әйткәндә, бу 15986 баш сыер малы, 13756 баш вак мал, 661 – дуңгыз һәм 507 ат. Бу хайваннарның һәрберсенең үз шәхси номеры бар, ул RegAgro системасында теркәлгән.

Россельхознадзор әзерләгән яңа кагыйдәләргә ярашлы, бу номердан башка теге яки бу малны сату, ит өчен чалу, страховкалау яки банкта залогка салу мөмкин булмаячак. Ләкин күпләр мал исәбен алу салым салу максатында гына үткәрелә, дип хәвефләнә. Без малларга идентификациянең ни өчен үткәрелүе һәм бөтен илдәге малларның бердәм мәгълүмат базасының ни өчен булдырылуы турында район ветеринария станциясе җитәкчесе Хәлил Шәриповның сөйләвен үтендек.

-Билгеле булуынча, бөтен малларга идентификация үткәрү өчен үткән ел ахырында Туймазы һәм Бүздәк районнарында бешмә авыруы теркәлүе сәбәп булды. Ул районнардагы халык өчен бу чын фаҗигага әверелде, аның эземтәләре тагын да бик озак еллар үзен сиздерәчәк әле. Идентефикация мал хуҗаларына карата яңа салымнар кертүне күз уңында тотмый, аның төп максаты – хәвефсезлекне тәэмин итү.

-Аңлавымча, идентификацион номер буенча мал турында бөтен мәгълүматны да белергә мөмкин булачакмы?

-Нәкъ шулай. Әгәр безгә, кешеләргә, бик күп документлардан (паспорт, медицина страховкалавы полисы, СНИЛС һ.б.) файдаланырга туры килсә, сыер яки сарыкка нибары бер идентификацион номер җитә. Анда туу (яки кайтарту) көне һәм урыны, малның токымы, тышкы кыяфәте, авырулары, диагностик тикшеренүләр, ветеринар эшкәртүләр нәтиҗәләре, аның хуҗалары турында язма булачак – ул мәгълүматлар базасына да кертеләчәк.

Система мал исәбен алып бару гына түгел, селекция эшен сыйфатлы үткәрү мөмкинлеге дә бирәчәк. Моннан тыш, еш кына шундый хәлләр дә була, кемнеңдер малы чәчүлекләргә кереп, ашлыкны таптап чыга. Гаеплене табып булмый – фараз ителгән хуҗа китерелгән зыянны каплатмас өчен үз малыннан баш тартырга да риза. Маллар катнашлыгындагы юл-транспорт вакыйгаларында да шундый ук хәл. Бу проблемалар хәзер үткәннәрдә калачак. Мәгълүматлар базасы ярдәмендә малның кемнеке булуын аны урлаган очракта да ачыкларга мөмкин.

-Сыерларның колагына – бирка, атларга – тамга – бу аңлашыла. Ә бал кортларына тамга салу процедурасы ничек үтәчәк, чөнки Россельхознадзор әзерләгән яңа ветеринария-санитария кагыйдәләренә ярашлы, киләсе елдан башлап идентификация вак йорт хайваннарына – этләргә, мәчеләргә дә кагылачак бит?

-Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы проектына ярашлы, бер баш малга да, шулай ук бер төркөм хайваннарга да тамга салу мөмкин булачак. Мәсәлән, бал кортларына килгәндә – тамга умарталарга салына, ә ветеринария-санитария паспорты бөтен умарталыкка тапшырыла.

Авыл халкына тагын да шуны әйтәсем килә, яңа туган хайваннарны да вакытында исәпкә кую зарур. Бу турыда, беренче чиратта, аларның хуҗалары хәстәрлек күрергә тиеш. Биркаларга чыгымнар (аларга авыл биләмәләре хакимиятләрендә заказ бирергә мөмкин) зур түгел, ә менә аларның булмавы бик күп чыгымнарга китерүе ихтимал. Артабан биопрепаратлар һәм вакциналар теркәлгән малларга гына бүленәчәк.


Бүген RegAgro системасында 3727 баш сыер малы, 3573 баш вак мал, 95 ат, федераль дәүләт мәгълүмат системасында 507 дуңгыз теркәлгән.

Фәнүзә СУФИЯНОВА язып алды.
Читайте нас: