Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
28 сентябрь 2018, 02:00

Тасма телләргә ышансаң

Мутлашучылар тозагына эләгеп, полициягә мөрәҗәгать итүчеләр саны, кызганычка каршы, кимеми. Күпләр яман уй белән эш итүчеләрнең тасма теленә ышанып, соңгы акчаларыннан да колак кага.

Банк карталары белән мутлашулар артканнан арта бара. Интернет челтәрендәге билгеле сайтка мал-туар, автомобиль сату турында игълан куеп та өлгермисез, нәкъ шундый товар бик кирәк иде, дип сезгә шалтыраталар һәм карап та тормый аны сатып алырга теләүләрен белдерәләр. Тик карта номерын, аның артындагы саннарны һәм телефонга килгән парольне генә әйт...Ә бит кайберәүләр уйлап та тормый сораганның барсын да ачып сала. Нәтиҗә, һәрвакыттагыча, аянычлы – зыян күрүченең картасыннан соңгы тиеннәренә кадәр юкка чыга.

Баксаң, мут кешеләр “Авито” сайтын гына түгел, “Әлшәй хәбәрләре” гәзитен дә ярдәмче итеп ала икән. Район басмасында бозау сатылуы турында белдерү басылып чыкканнан соң, бер егет аны ата-әнисе өчен сатып алырга теләве турында белдерә. Шуның белән ышанычка керә дә инде. Мал өчен вәгъдә ителгән 22 мең сумны алу өчен беркатлы хатын башта үзе шалтыратучыга өлешләп 16 мең сум акчасын күчерә. Соңыннан гына алдануын аңлый. Каракның оятсызлыгы таң калдыра – ул янә шалтыратып, тагын да 4 мең сум акча сорый!

Хөрмәтле гәзит укучыларга, уяулыкны югалтмагыз, һәр шалтыратучыга да ышанып бармагыз, дип мөрәҗәгать итәсе килә. Әйткәндәй, алдакчылар телефон аша гына түгел, башка җирдә дә сагалап тора, алар авыл халкының, аеруча өлкән яшьтәгеләрнең кунакчыллыгы һәм ихласлагыннан оста файдалана. Чәй табыны артында сыйланып утырган чит кешенең эч-бавырыгызга кереп, “бер сәгатькә” генә дип бурычка 15 мең сум акча алып китүе бигрәк тә үкенечле.

Бәхеткә күрә, район үзәгендә яшәүче ирле-хатынлы пенсионерларны шулай төп башына утыртып киткән адәм актыгын оперативниклар тиз арада кулга ала. Моңа кадәр берничә тапкыр хөкем ителгән ир янә закон алдына басачак.

-Әйе, кызганычка каршы, еш кына өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр яман уй белән эш итүчеләр тозагына эләгә, - ди Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге җитәкчесе Урал Гыйззәтуллин. – Алар тиз ышанучан, күпләренә якыннарының игътибары җитми, ә тасма телле җинаятьчеләр алар белән ихлас аралашып, үз ягына аудара белә. Хөрмәтле әлшәйлеләр, таныш булмаган кешеләргә, аларның матур сүзләренә ышанып бармагыз һәм йортыгызга кертмәгез.

Сихер кайтару сылтавы белән “ачык авызларның” кыйммәтле бизәнгечләрен, акчаларын салдырып алган чегән хатыннары турында кем генә хәбәрдар түгел икән. Әмма мутлашучылар һаман да кеше алдап баюларын дәвам итә. Мәсәлән, район үзәгендә бер ханым беркатлы ирнең үзен дә, йорттагы акчаларын да “тазартырга” вәгъдәли. Хатын акчаларны “чистарткан” арада ир аның үтенече буенча эчәргә су, аннан энә белән җеп китереп бирә. Нәтиҗә аңлашыладыр – мендәргә тегелгән 18 мең сум акча урынына ялган купюралар гына торып кала.

Шушы көннәрдә районның хокук саклаучылары “Торак секторы” операциясе кысаларында мутлашу очраклары турында халык арасында аңлату эше алып бара. Алдакчыларның корбанына әверелмәс өчен уяулык турында онытырга ярамый, дип кат-кат искәртә полиция хезмәткәрләре.

Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.


Мутлашучылар тозагына эләкмәс өчен

Сез биргән белдерү буенча шалтыратып, залог кертүне сорыйлар икән, шәхси мәгълүматларыгызны, картадагы саннарны һәм паролегезне әйтә күрмәгез.

Банк һәм кредит карталары блокировкаланды, дигән смс-хәбәрләргә ышанмагыз, тиз арада банк офисына мөрәжәгать итегез.

Ишек шакып, үзләрен коммуналь хезмәт хезмәткәрләре яки социаль хезмәткәрләр итеп танытсалар, аларны кертергә ашыкмагыз, башта кем булуларын һәм нинди вазыйфа биләвен ачыкларга тырышыгыз.

Нинди генә бүләк вәгъдә итсәләр дә, билгесез кешеләргә бурычка акча бирмәгез.

Телефоннан шалтыратып, улыгыз яки оныгыгыз полициягә эләкте, акча кирәк дип әйтсәләр, иң тәүдә алар белән бәйләнешкә керегез. Мутлашучылар тәкъдим иткән таләпләрне үтәп, банкомат, терминал аша акча күчермәгез, арадашчыларга биреп жибәрмәгез.

Нинди генә хәл килеп тумасын, мотлак полициягә мөрәҗәгать итегез.
Читайте нас: