Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
5 октябрь 2018, 02:00

КАЗАГА ТАРЫМА, ТАРЫСАҢ — АРЫМА

Соңгы вакытта мәҗбүри автоҗа­ваплылык полисы (ОСАГО) алмыйча гына йөрүчеләр арткан, чөнки бәяләр “тешләшә”. Ә юл казасына тарысаң, нишлисең? Иминият компанияләре керемнәре кимүгә зарлана. Алар күптән түгел юл-транспорт казасы нәти­җәсендә күрелгән зыянны һәм суд чыгымнарын, мәҗбүри автоҗа­ваплы­лык полисы булу-булмауга карамас­тан, әлеге казада (фаҗигадә) гаепле дип табылучы җилкәсенә салу тәкъдиме белән чыкты.

Ә менә Дәүләт думасының бер төркем депутатлары моны якламый. Алар бу уңайдан закон проектын эшләгән. Проект карау өчен кабул ителгән.

Документ авторлары, юл-транспорт казасы нәтиҗәсендә бәлагә таручының милкенә килгән зыянны, гаепле кешенең полисы булу-булмауга карамастан, каза күрүчене страховкалаган компания күтәрерә тиеш, дип бара. Алар фикеренчә, каза күргән кеше гаепленең полисы булмау аркасында чыгымнарны каплату өчен биниһая документлар җыярга, судка мөрәҗәгать итәргә, вакытын һәм нервларын бетерергә мәҗбүр була. Иминият компанияләренең мондый очраклар өчен кадрлары да, акчалары да җитәрлек, ди алар.

Монда шундый ачыклык кертергә кирәк: әлеге вакытта каза күрүченең чыгымнарын гаепле кешене страховкалаган компанияләр күтәрә. Ә инде гаепленең полисы булмаган очракта, каза күрүче (үзара килешүгә ирешелмәсә) күп очракта суд аша дәгъвалашырга мәҗбүр.

* * *


ОСАГОны реформалау хакында күптән сөйлиләр. Күрүебезчә, боз кузгалды. Мәсәлән, шушы көннәрдә Федерация Советында Үзәк Банк һәм РФ Финанс министрлыгы вәкилләре катнашлыгында ОСАГО буенча парламент тыңлаулары узды. Анда күтәрелгән проблемалар арасында иң мөһимнәрдән булып юл казасына тарыганда сәламәтлеге зыян күргәннәргә түләүләрне 2 миллион сумга кадәр күтәрү тора. Әлеге вакытта бу төр түләү 500 мең сумнан артмый.

Автомашинаны төзәтү өчен иминият түләве 400 мең сумга кадәр каралган. Шулай ук, киләчәктә ОСАГО полисын 2 елга һәм аннан да күбрәк срокка алып булу турында сүз бара. Моңа кадәр ОСАГО автомашинага тәгаенләнә иде, реформадан соң страховка объекты машина йөртүче үзе булачак.

Тагын да бер яңалык – полис бәясен исәпләгәндә территория һәм машиналарның ат көче коэффициентларын бетерергә уйлыйлар. Мәсәлән, әлеге вакытта авыл кешеләре өчен полис шәһәрдә яшәүчеләргә караганда арзангарак төшә иде. Бу үзгәрешләр, билгеле, полисның кыйммәтләнүенә китерәчәк. Якынча исәпләүләр буенча, ОСАГО бәясе 20 процентка кадәр үсәргә мөмкин.


“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: