Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Игътибар
8 октябрь 2018, 02:00

ҖЫЛЫ КИТӘРГӘ АШЫКМЫЙ ӘЛЕ

Яңа эш атнасының тәүге 3 көнеҗылы һәм яңгырлы булачак, дип хәбәр итә Башгидрометүзәк.

Синоптиклар фаразлары буенча, бүген республикада кояшлы-болытлы көн булмакчы. Урыны белән кыска вакытлы, төньякта уртача яңгырлар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 метр тизлектә, урыны белән көчәючән – секундына 17 метрга кадәр тизлектә исәчәк. Көндез җылы – 12дән алып 17 градускача җылы.

Сишәмбе, 9 октябрьдә, янә кыска вакытлы яңгырлар явуы мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә 0... +5 градус. Көндез +8... +13 градус.

10 октябрьдә (чәршәмбе) урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуын вәгъдә итә синоптиклар. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы ¬-3тән +2 градус булмакчы. Көндез шулай ук җылы: һава температурасы +8... +13 градус тәшкил итмәкче.


“ӨМЕТ” ГӘЗИТЕННӘН.
Читайте нас: