Атна азагында Башкортстанда кар катыш яңгыр яву көтелә. Бүген төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, урыны белән көчәючән. Төнлә һава температурасы +1, -4, көндез +2, +7 тирәсе, көнчыгыш районнарда -2 градускача суытачак.
Иртәгә кар катыш яңгыр явачак, һава температурасы төнлә +3, -2, көндез +7, +12 градус булачак.
Шимбәдә бераз яңгыр явыр дип күзаллана. Һава температурасы төнлә +1, +6, көндез +7, +12 градусны күрсәтәчәк.