Әлшәй хәбәрләре
+11 °С
Облачно
Игътибар
7 Ноября 2018, 21:00

ТИЗДӘН САЛКЫННАР КИЛӘ

Башметеоүзәккискен суытачак дигән ашыгыч хәбәр таратты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башметеоүзәк кискен суытачак дигән ашыгыч хәбәр таратты. Синоптиклар мәгълүматларына ышансаң, 9ыннан алып 12 ноябрьгә кадәр республикага арктик һава массалары килеп керә. Төнлә һава температурасы кисәк кенә -10, -15 градуска кадәр төшәчәк, аерым урыннарда -16, -21 градуска җитмәкче дип фаразлыйлар.

Көндез – 5, -10 градус салкын булачак, кайсыбер районнарда -15кә кадәр. 9 һәм 10 ноябрьдә республиканың кайсыбер районнарында кар явып үтәчәк, юлларда бозлавык булуы көтелә.

Әйткәндәй, республиканың дәүләт автоинспекциясе хәбәре буенча, 8 ноябрьдә Уфа-Белорет трассасының халык телендә “тещин язык” дип аталган урынында 40тан артык зур йөк машиналарыннан бөке хасил булган. Анда кинәт күп кар яуган.

“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас