Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Игътибар
20 ноябрь 2018, 02:00

“Чүп-чар реформасы” буенча сорауларыгыз бармы? Шалтыратыгыз!

Республикада каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләләре буенча “кызу линия” ачылды.

Белгечләр каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча төбәк операторы эшенә бәйле барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Шалтыратулар бушлай, дип хәбәр итә Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгының матбугат хезмәте.

4нче зонаның - Әлшәй районы да кергән “Экология-Т” җәмгыятенең телефоны: 8-800-250-01-85.

Хәтерегезгә төшерәбез, яңа елдан каты көнкүреш калдыкларын җыю, ташу, сортларга аеру һәм үтильләштерүгә бәйле барлык эшчәнлекне махсус оешмалар - төбәк операторлары тәэмин итәчәк, күпфатирлы йортларда, шәхси секторда яшәүче барлык гражданнар, шулай ук юридик шәхесләр һәм шәхси малтабарлар алар белән килешү төзергә тиеш.
Читайте нас: