Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
27 ноябрь 2018, 02:00

Күңелне дәвалау

Раевка үзәк район дәваханәсендә мөселманнар өчен гыйбадәт кылу бүлмәсе булдырылды

Раевка үзәк район дәваханәсендә мөселманнар өчен гыйбадәт кылу бүлмәсе булдырылды
Хәтерегезгә төшерәбез, дәваханәнең хирургия бүлегендә август аенда тантаналы шартларда христианнар өчен Аллаһка табыну бүлмәсе ачылган иде. Хәзер мөселманнар да медицина учреждениесенең үзендә гыйбадәт кыла ала.
Шатлыклы вакыйга уңаеннан дәваханәгә Мөселманнарның үзәк диния нәзарәте рәисе урынбасары Мәүлетдин хәзрәт килде. Пациентларны, медицина хезмәткәрләрен истәлекле көн белән котлап, ул, мондый бүлмәләр башка дәваханәләрдә дә ачыла һәм бу дөрес тә, чөнки кешеләр тәнне сихәтләндерү белән бергә күңелне дәвалауга да мохтаҗ, дип билгеләде.
Гыйбадәт кылу өчен бүлмә мәчеттән аерылмасын өчен барлык Ислам кануннарына ярашлы төзекләндерелгән. Монда һәркем Ходай Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, тәүлекнең теләсә нинди вакытында намаз укысын өчен бернәрсә дә комачауламаячак. Теләге булганнар шулай ук монда тупланган китаплардан үз сорауларына җавап таба алачак. Әйткәндәй, Мәүлетдин хәзрәт тә гыйбадәт кылу бүлмәсендәге китапханәгә рус телендә нәшер ителгән Коръән бүләк итте.
Бу көнне бик күп изге теләк сүзләре яңгырады. Дәваханәдә уңайлы һәм якты гыйбадәт кылу бүлмәсен ачуга зур тырышлык салган район имам-мөхтәсибе Илшат хәзрәт, бүлмә буш тормасын, авырулар Ходайдан савыгу һәм ярдәм генә сорамасын, ә сихәтләнү өчен Мәрхәмәт һәм шәфкать иясенә мөмкин кадәр ешрак рәхмәт тә белдерсен иде, дигән теләк белдерде. Баш табиб урынбасары Зөһрә Нәбиуллина да, Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәтенең баш табиб Н. С. Зыязетдиновка һәм дәваханә коллективына рәхмәт хатын кабул итеп, шундай ук фикер белдерде.
Истәлекле көн догалар уку белән тәмамланды. Җыелучылар җомга көннәрендә намаз уку өчен гыйбадәт кылу бүлмәсенә дин әһелләре килсен, дигән карарга килде.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: