Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
5 декабрь 2018, 02:00

Азык-төлек белән сәүдә итүгә аерым игътибар

Бүген бар җирдә ит ярминкәләре уза, безнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шәхси хуҗалык тотучылар үз продукциясе белән районнан читтә дә сәүдә итә.

Бүген бар җирдә ит ярминкәләре уза, безнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шәхси хуҗалык тотучылар үз продукциясе белән районнан читтә дә сәүдә итә.
- Ярминкәләрдә азык-төлек сатучылар барлык таләпләрне күзәтергә бурычлы. Сезнең махсус киемегез (халатлар, алъяпкычлар, күн җиңчәләр, хуҗалыкның исеме һәм сатучы турында мәгълүматлар белән бейджик) булырга тиеш. Ит белән сату итү урынын сәүдә прилавкасы яки өстәле, ит чабу һәм элү урыннары, үлчәүләр, чүп-чар савыты белән җиһазландыру зарур, анда мотлак алтакта, ассортимент исемлеге һәм продукциянең барлык төрләренә хаклар күрсәткече булырга тиеш. Ветеринария-санитария таләпләренә ярашлы, продукциянең хәвефсезлеген раслаучы документлары булмаган, файдалану срогы үткән һәм температура режимы күзәтелмәгән терлекчелекк продукциясе белән сату итү тыела. Ите сатуга чыгарылычак малларны чалу шушы максат өчен тәгаенләнгән махсус урында, ягъни мал чалу пунктларында башкарылырга тиеш, - дип авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итү кагыйдәләре турында тагын да бер тапкыр искә төшерде Әлшәй район ветеринария станциясе җитәкчесе Хәлил Шәрипов.
Зилә Вәлиуллина язып алды.
Читайте нас: