Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
12 декабрь 2018, 02:00

Урман сылукайларын саклыйк

Тылсымлы Яңа ел бәйрәме якынлашуы бөтен җирдә сизелә.

Тылсымлы Яңа ел бәйрәме якынлашуы бөтен җирдә сизелә. Йорт тәрәзәләрендә һәм биналарда төрле төстәге утлар белән гирляндалар балкый, мәйданнарда чыршылар бизәлә. Тиздән урман сылукайлары фатирларыбызда да үз урынын алачак.
- Шушы көннәрдә бөтен республикада “Чыршы-2018” оператив-искәртү операциясе уза. Ылыслы яшь агачларны законсыз кисүдән саклау буенча чара 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Урман фондына китерелгән зыян өчен административ, хәтта җинаять җаваплылыгы каралган, - ди республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы дәүләт инспекторы М. Ф. Әхмәтов.
- Гражданнарга ылыслы агачларны законсыз кискән өчен - өч-дүрт мең, вазыйфалы кешеләргә – 20 меңнән 40 меңгә кадәр, юридик шәхесләргә 200- 300 мең штраф салына. Моннан тыш браконьерлар китерелгән зыянны капларга бурычлы. Зыян биш мең сумнан артык тәшкил итсә, хокук бозучыны хәтта алты елга кадәр иркеннән мәхрүм итү җәзасы каралган. Шуңа да чыршы алып кайту өчен урманга барыр алдыннан эземтәләрен уйлагыз, - ди урман инспекторы.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Ылыслы яшь агачларны законсыз хәзерләү яки сату очраклары турында 8 (347) 218-13-87, 218-13-88, 218-14-14, 8 (34754) 3-01-51 телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.
Читайте нас: