Хәзер чит ил интернет-магазиннарыннан аена 500 евродан артык суммага товар сатып алганда пошлина салына. Әгәр әйберләрнең гомум хакы бу суммадан артып китсә яки авырлыгы 31 килограммнан артса, сатып алучы товар хакының 30 процентын (ләкин ул артык һәр килограмм өчен 4 евродан ким булмаска тиеш) түләргә бурычлы.