Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
22 март 2019, 02:00

Җитди әзерлек бара

Синоптиклар быел яз иртә киләчәк, дип фаразлаган иде, әмма кыш бер дә бирешергә теләми, салкын төннәре белән холкын күрсәтә. Көндез күзгә күренеп кар өемнәре кими, беренче гөрләвекләр йөгерә башлады, димәк, ташкын да озак көттермәс. Быел ул ничек булачак?

Ташкын


Җитди әзерлек бара


Синоптиклар быел яз иртә киләчәк, дип фаразлаган иде, әмма кыш бер дә бирешергә теләми, салкын төннәре белән холкын күрсәтә. Көндез күзгә күренеп кар өемнәре кими, беренче гөрләвекләр йөгерә башлады, димәк, ташкын да озак көттермәс. Быел ул ничек булачак?


-Барысы да һава шартларына бәйле, - ди район хакимиятенең Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча баш белгече Марат Моратхуҗин. – Әмма без көтелмәгән хәлләргә әзер булырга тиешбез, шуңа да районда кар суларын тоткарламау өчен барлык чаралар да күрелгән. Ташкыга каршы махсус комиссия оештырылды, гадәттән тыш хәлләрдә җәлеп ителәчәк средстволар һәм көчләр билгеләнде.

Шушы көннәрдә - Корсак, 10 апрельдән соң Дим елгасының ачылуы көтелә. Марат Рәиф улы әйтүенчә, су басу куркынычы булган зонага Чуракай һәм Идрис авыллары эләгә. Аларда халыкны эвакуацияләү очрагына ике вакытлыча урнаштыру пункты оештырылган. Районда тагын шундый ике пункт булдыру кузаллана, өч биләмәдә авариягә каршы бригадалар булдырылды, көймәләр әзерләнде, авыл халкы белән аңлату эшләре үткәрелә.

-Барлык гидротехник корылмаларның язгы ташкынга әзерлеге тикшерелде, аларның иң зурысы – Слак су саклагычында штаттан тыш хәл булган очракта җәлеп ителәчәк техника һәм белгечләр белән күнекмәләр оештырылды, - дип хәбәр итте М. Р. Моратхуҗин. – Шушы көннәрдә шундый ук күнекмәләр Уртатау сулыгында да үтәчәк. Бер сүз белән әйткәндә, ташкын зур бәла китермәсен өчен барлык тиешле чаралар күрелә.


Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.


Фото: yo-info.ua.

Читайте нас: