Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
23 апрель 2019, 02:00

Түбән Әүрез авылы янында очрашабыз

27 апрель, шимбә көнне, “Яшел Башкортстан” республика акциясе үтә

27 апрель, шимбә көнне, “Яшел Башкортстан” республика акциясе үтә
“Яшел” хәрәкәткә безнең Әлшәй районы да кушыла. “Агач утырт – гомер бүләк ит!” девизы астында өч гектар җирдә 12 меңгә якын икееллык нарат үсентеләре утыртылачак.
- Акцияне уздыру урыны –Шафран участок урманчылыгының Түбән Әүрез авылы янындагы урман фонды биләмәсе, - ди авыл хуҗылыгы бүлеге баш агрономы Татьяна Лисицына. – Чарада теләге булган һәркем катнаша ала. Шунысы да мөһим, агач утыртыласы урын алдан талпаннарга каршы эшкәртеләчәк. Әмма үзегезгә дә хәвефсезлек турында онытмаска кирәк. Кием тыгыз материалдан, озын җиңле, якалы, ачык төстә булырга тиеш. Чалбар балагын оекбашка кыстырырга кирәк, чөнки талпан гадәттә өскә табан үрмәли. Талпанга каршы махсус препарат алырга онытмагыз. Шуннан инде “Яшел Башкортстан”га рәхим итегез!
Эш башланыр алдыннан оештыручылар агач утырту буенча инструктаж үткәрәчәк. Монда шулай ук туклану оештырыла, медицина хезмәткәрләре дә булачак. Табигатькә дә файда, үзебезгә күңелле булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.
Фәнүзә СУФЯИНОВА.
Акциядә катнашу буенча 8-927-349-8748 телефоны аша (Татьяна Лисицына) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: Яндекс
Читайте нас: