Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Игътибар
29 апрель 2019, 02:00

Талпан кадалса...

Быел талпаннар ярыйсы ук иртә активлашты.Районда да бу хәвефле бөҗәкләрнең кешеләргә кадалу очраклары бар.

Быел талпаннар ярыйсы ук иртә активлашты. Районда да бу хәвефле бөҗәкләрнең кешеләргә кадалу очраклары бар. Башкортстан Республикасында Гигиена һәм эпидемилогия үзәгенең Бәләбәй районара филиалы табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гөлфия Рәис кызы ГЫЙЗЗӘТОВА ничек талпаннардан саклану һәм күңелсез эземтәләргә юл куймау турында аңлата.


-Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны елдан-ел арта. Республиканың Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең соңгы мәгълүматлары буенча, Башкортстанның медицина учреждениеләренә талпан кадалуга бәйле 200дән артык кеше мөрәҗәгать иткән, былтыр шушы чорда исә – 82 кеше.

Безнең районда да шул ук хәл. Бүген медицина ярдәме сорап 27 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның алтысы – балалар. Аларның күбесе - район үзәгенән. Былтыр исә зыян күрүчеләр бу вакытка 11 кеше иде.

Балаларга шунда ук иммунофермент анализы нәтиҗәләрен көтми кеше иммуноглобулины кертелә. Өлкәннәргә талпанны лабораториядә тикшерүгә тапшырырга кирәк. Әгәр ул инфекцияле булса, прививка эшләнмәгән кешеләргә серопрофилактика үткәрелә, әмма ул талпан кадалганнан соң дүрт көннән дә соңламый башкарылырга тиеш.


-Профилактикага килгәндә, прививкаларны нинди срокларда ясатырга кирәк?


-Талпан энцефалитыннан вакцинацияләүнең төп курсы схема буенча үткәрелә: тәүге прививка – мөрәҗәгать иткәннән соң, икенчесе – бер ай үткәч һәм арытабангысы - бер елдан соң. Һәр өч ел саен ревакцинация ясала.

Быел вакцинацияне – 130, ревакцинацияне 300 кешегә үткәрү планлаштырыла. Киләсе елда талпан энцефалитына каршы прививка эшләтергә теләгән кешеләр бүген үк бушлай профилактика прививкалары планына керү өчен үз участок терапевтларына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Теләге булганнар хәзер үк прививка курсын башлый ала, моның өчен даруханәдә вакцина сатып алып, участок табибына барырга кирәк.

Шуны хәтерегездә тотыгыз, вакытында һәм дөрес прививка алган кешеләр җиңел формада авырый, чир бернинди дә эземтәләр калдырмый.


-Бу чир турында гәзит укучыларыбызга тагын да бер тапкыр сөйләп үтү комачауламас, могаен.


-Талпан энцефалиты вирусы үзәк нерв системасы күзәнәкләренә зыян салып баш миенең ялкынсынуына китерә. Чирнең клиник билгеләре кискен башлана, тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, баш һәм мускуллар авырта, күңел болгана, костыра, көзән җыера, кеше саташа башлый, хәрәкәт итү бозыла. Мондый билгеләр ачыклану белән ашыгыч рәвештә дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


-Талпан энцефалитетыннан ничек сакланырга мөмкин?


-Кагыйдә буларак, талпанны без язын, яшелчә бакчасында эшләргә, табигать кочагында ял итәргә туры килгәндә генә искә төшерәбез... Хәер, бу хәвефле бөҗәкләр безгә теләсә нинди урында, хәтта авыл читендә дә кадалырга мөмкин. Башлыча алар үләндә, куаклыкларда була.

Үз сәламәтлегеңне саклау өчен гади генә хәвефсезлек кагыйдәләрен күзәтергә кирәк: урманга барганда озын җиңле аксыл кием, мотлак баш киеме һәм озын итекләр кию зарур. Һәр ике сәгать саен үзеңне тикшереп торырга кирәк. Кайнатылмаган сыер һәм кәҗә сөтен кулланганда да вирусны йоктырырга мөмкин. Шунлыктан бу продуктны кайнатып кына эчәргә кирәк.


-Әгәр талпан кадалган икән, аны ничек тартып алырга?


-Иң яхшысы моны яшәгән урын буенча поликлиниканың травматология пунктында табиб ярдәме белән эшләргә кирәк. Әгәр медицина ярдәмен вакытлыча алып булмый икән, перчатка киеп, бөҗәкнең башын пинцет белән эләктереп, сак кына тартып алырга кирәк. Аннары талпанны тыгыз итеп ябылган банкага салырга (аны суыткычта бер тәүлектән артык сакларга ярамый) һәм лабораториягә алып килергә кирәк. Әйткәндәй, тикшерү өчен бөтен талпаннар гына алына.

Бу бөҗәктән шулай ук талпан кадалган урынга боз кисәге куеп та котылырга мөмкин. Талпан тешләгән урынны спирт яки йод белән дезинфекцияләргә һәм кулларны яхшылап сабын белән юарга кирәк.

Бөҗәкне кайда тикшертергә мөмкин?

Талпанны Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең вирусология лабораториясенә (Уфа шәһәре, Шәфиев урамы, 7) яки Стәрлетамак шәһәре, Революция урамы, 2а һәм Туймазы шәһәре, Лесовод Морозов урамы, 1 адреслары буенча урнашкан шушы үзәкнең филиалларына алып барырга мөмкин.


Айгөл ГАЛИМУЛЛИНА әңгәмәләште.
Читайте нас: